Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Безнең интервью

Ярты гасыр сәламәтлек сагында

Беренче категорияле медицина белгече һәм терапия буенча югары категорияле табиб Мансур Шакиров гомеренең ярты гасырын кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган.

Аңа быел 75 тулды. Мөхтәрәм шәһәрдәшебез шушы көннәрдә редакциягә килгән иде, форсаттан файдаланып, аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. 

— Мансур Хәйдәрович, югары медицина белеме алу турындагы хыялыгызны ничек тормышка ашырдыгыз? 
— 1968 елда мин 10 нчы сыйныфны тәмамладым. Без ул вакытта Үзбәкстанда яши идек. Табиб булырга хыяллана идем. Әти-әнием дә бу ниятемне хуплады. Әмма Сәмарканд шәһәрендәге югары уку йортына керү өчен зур суммада акча кирәк иде. Ә безнең мөмкинлекләр чикле. Шуңа күрә Архангельскига китәргә карар кылдым — анда да медицина институты бар һәм, иң мөһиме, акча да таләп итмәделәр. Өстәвенә, анда минем абый Мирзов Равил яши иде. 

— Институтны тәмамлагач, беренче эш урыныгыз кайда булды? 
— Институтның дәвалау факультетын 1975 елда уңышлы гына тәмамлагач, мине Вологда өлкәсенә авыл участок хастаханәсенә мөдир итеп җибәрделәр. Әле дә яхшы хәтерлим: хастаханә 25 урынга исәпләнгән иде. Иртән стационарда авыруларны карасам, төштән соң амбулаториядә кабул иттем. Хастаханәгә 6 фельдшеракушер пункты карый иде. Атнага бер тапкыр шул пунктларга да барып, авыруларны кабул итә идем. 

— Хезмәт юлын башлап җибәргәндәге беренче кыенлыклар һәм уңышлар, авырулар белән булган истә калырлык вакыйгалар турында сөйләсәгез иде? 
— Хезмәт юлымда истә калырлык вакыйгалар бик күп булды. Ә беренчеләре, чыннан да, хәтердә ныграк саклана. Мисал китерәм: бала табарга җыенган бер хатын-кызның сәламәтлегендә катлауланулар килеп чыгып, үзенең һәм баласының гомере куркыныч астында калды. 75 чакрым ераклыкта урнашкан үзәк район хастаханәсенә бару мөмкин түгел иде — март ае, язгы юл өзеклеге. Вакытны да сузарга ярамый, тиз арада дөрес карар кабул итәргә кирәк. Вологдадан вертолёт чакыртырга туры килде. Хатын-кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озаттык. Шулай итеп, икесенең дә гомерләрен саклап калдык. Икенче очрак: эченә пычак ярасы алган бер хатын янына чакырттылар. Беренче ярдәмне күрсәткәч, кичекмәстән операция ясарга кирәклеген аңлап алдым. Хирург 25 чакрым ераклыктагы хастаханәдә. Авыруны трактор арбасында шунда илттек. Юлда барганда, кыен шартларда, кан басымын, пульсын, сулышын да контрольдә тотарга да кирәк бит әле. Килеп җитүгә хирург операция ясады. Мин куйган диагноз расланды. Нәтиҗәдә, хатынкыз сәламәтләнеп, өенә җиде баласы янына кайтып китте. 

— Ә кызыклы хәлләргә тап булырга туры килгәләдеме? 
— Безнең һөнәр ияләренә, кызыклы хәлләрдән бигрәк, кызганыч хәлләргә юлыгырга туры килә. Алай да, эшли башлаган беренче елларда үземә дә кызык тоелган бер вакыйганы әйтеп китим. Мин аны һәрвакыт елмаеп искә алам. Әйткәнемчә, рус авылында эшләдем. Ә анда татарларны беркайчан да күрмәгәннәр. Татар икәнлегемне белгәч, яныма киләләр, тышкы кыяфәтем руслардан һич тә аерылмаганга гаҗәпләнәләр иде. (Көлә)

— Түбән Камага кайчан килеп урнаштыгыз? 
Бирегә 1979 елда күчеп килдек. Мине 2 нче шәһәр хастаханәсенә участок терапевты итеп эшкә алдылар. Бер елдан соң баш табиб Фатыйх Миңнебай улы миңа дәвалау бүлеге буенча урынбасар вазифасын тәкъдим итте. Дөрес, аңа кадәр ул минем белән озаклап сөйләште, төньякта ничек эшләвем турында җентекләп сорашты. Шулай итеп, яшь кенә булсам да, миңа бик җаваплы эш йөкләнде. Бөтен стационар эше — медикаментлар белән тәэмин итү, авыруларны ашату, җылылык һ.б. — барысы да урынбасар җилкәсендә иде. Узган гасырның 80 нче елларын искә төшерик: кием-салым юк, медикаментлар юк, һәрберсен каяндыр юллап табарга кирәк. Мин дәвалау бүлеге буенча урынбасар вазифасында 25 ел эшләдем. 

— Узган гасырның 90 нчы елларында үзгәртеп кору, реформалар медицина өлкәсен дә читләтеп узмагандыр?
— Чыннан да, «перестройка» дип аталган ул чорларда барлык өлкәләрдә «реформа» лар киң колач алды. Сәламәтлек саклауда гына түгел, хәтта эре заводлар, фабрикалар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре ябыла башлады бит. Бу язмыш авыл участок хастаханәләренә, фельдшер-акушерлык пунктларына да кагылды. Безнең хастаханәнең дә тәүлек буе эшли торган бүлеген финанслауны кыскартып куйдылар. Чөнки стационарда яткан кешене дәваларга гына түгел, ашатырга-эчертергә дә кирәк, өстәвенә, коммуналь хезмәтләр дә бар. Авырган кешегә болар барысы да бушлай кебек күренәсә дә, дәүләткә бик кыйммәткә төшә. Поликлиниканы тоту арзанрак булып чыкты: анда табиб кабул итә дә, дарулар гына билгели. Хәзер шәһәрдә бер генә хастаханә калды, әмма анда эләгүе алай җиңел түгел. Әйткәнемчә, урыннар саны кимеде. Шулай да бүген югары категорияле табиб Розалия Хәйруллина җитәкчелек иткән поликлиникада авыруларга ярдәм итү өчен мөмкинлекләр бар әле: көндезге стационар эшли, анда терапевтик пациентлар бушлай дәвалана.

— Кешеләр сәламәтлеген саклауның нәтиҗәлелеге табибларның һөнәри осталыгына да бәйле бит әле. Шундыйлардан кемнәрнең исемнәрен атар идегез? 
— Саный китсәң, андыйлар бик күп инде. Мәсәлән, терапия бүлеге мөдире Антонида Михеева, гинекология хезмәте җитәкчесе Любовь Куракина, травматолог Сергей Шварёв, күзләрне дәвалау бүлеге мөдире Асия Мәҗитова, йогышлы авыруларны дәвалау бүлеге җитәкчесе Альбина Сәлахова, анестезиология-реанимация бүлеге мөдире Сергей Линьков, 1 нче поликлиниканың көндезге стационар мөдире, югары категорияле табиб-терапевт Фагыйлә Кашәфетдинова һәм башка бик күпләрне тәҗрибәле һәм җаваплы кешеләр буларак беләм. Алар хастаханәнең эшчәнлеген оештыруда төп роль уйнадылар.

— Күпьеллык эшчәнлегегездә нинди уңышларга ирештегез, хезмәтегез ничек бәяләнде?
— 50 еллык хезмәт, 75 яшькә кадәр эшләү, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнү коллективтагы хезмәттәшләрем, җитәкчеләрем һәм хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнде. Мин — сәламәтлек саклау буенча беренче категорияле белгеч һәм терапия буенча югары категорияле табиб. Медицинада күпьеллык эшчәнлегем күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек булды — «Хезмәт ветераны» медале, «СССРның санитария иминлеге отличнигы», шулай ук Үзара икътисади ярдәм советы (СЭВ) илләре әгъзаларының мактаулы дипломы белән бүләкләндем. Түбән Кама шәһәре сәламәтлек саклау бүлегенең, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталарына ия булдым, 2025 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы дипломы белән бүләкләндем. Түбән Кама муниципаль районы буенча сәламәтлек саклау өлкәсендә «Һөнәргә тугрылык өчен» номинациясендә «Призвание-2025» премиясенә лаек булдым. «Кто есть кто в здравоохранении Республика Татарстан» энциклопедиясенә кертелдем. 1992 елда мин беренче Бөтендөнья татар конгрессының делегаты булдым. 

— Хәзерге вакытта шәһәрдә һәм районда сәламәтлек саклауның торышын ничек бәяләр идегез?

— Хәл начар түгел, тотрыклы дип уйлыйм. Күптармаклы үзәк хастаханәне озак вакыт Марс Мостафин җитәкләде. Ул — яхшы хирург, шәһәр Советы депутаты, бик яхшы кеше. Бүген хастаханәне Сергей Мерясев җитәкли. Ул да бик яхшы табиб, сәламәтлек саклау өлкәсендә тәҗрибәле оештыручы. Бездә заманча кабул итү-диагностика бүлеге бар. Ул ашыгыч ярдәм үзәген үз эченә алачак. Шәһәребез өчен бу зур алга китеш булачак. Авыруларга медицина тикшерүе узарга коммерцияле медицина үзәкләре дә зур ярдәм күрсәтә. Моны да уңай күренеш, дип саныйм. Хәзерге вакытта аларга ихтыяҗ зур. 

— Гаиләгез турында да әйтеп китмәссезме?
— Хатыным Эльмира Гомәр кызы — ышанычлы тормыш юлдашым. Мин, гомумән, хатын-кызда тыйнаклык, әхлаклылык, иренә карата ихтирам сыйфатларын беренче урынга куям. Һәм хатыным әнә шул сыйфатларның барысына да ия дип уйлыйм. Без Әлфия һәм Фәридә исемле ике кыз үстердек. Алар хәзерге вакытта икесе дә икътисад белгечләре. Гаиләбезнең һәр әгъзасы җәмгыятькә файдалы булырга тырыша. Һәм бу — тормыштагы иң зур казаныш дияр идем. Вахит һәм Вагыйзь исемле оныкларыбыз үсеп килә. Әти вафат булганнан соң, ике кече туганым Мөнир һәм Әмирне дә үз яныма чакырып кайтардым. Туганнар янәшә булганда яшәү күңеллерәк. 

— Дингә карата мөнәсәбәтегез ничек? 
— Мин дингә битараф түгел. Гаиләбездә һәрчак ислам кыйммәтләре сакланды. Намаз һәм ураза тормышка сабырлык, гармония өсти, физик һәм психологик халәтне яхшырта. Ураза аша ихтыяр көче ныгый, рухи стимул арта. Кыскасы диннең кеше сәламәтлеге өчен файдалы яклары шактый. 

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Фото шәхси архивтан

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев