«Үзебезнекеләрне онытмыйбыз»
2023 елда махсус хәрби операциядә булган хәрбиләргә, ветераннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү максатыннан «Союз ветеранов СВО» оешкан иде.
Ветераннарны бергә җыеп
2023 елда махсус хәрби операциядә булган хәрбиләргә, махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү максатыннан «Союз ветеранов СВО» оешкан иде. Ул башка ветераннар берләшмәләрен дә үз эченә алган.
Әлеге берлек ветераннарны һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, аларның гаилә әгъзаларын, волонтерларны, активистларны, махсус хәрби операциядә катнашкан барлык затларны берләштерү өчен булдырылган. Союз алда телгә алынган категориягә кергән кешеләргә медицина ярдәме, юридик, психологик һәм социаль ярдәм күрсәтү, МХО зонасына гуманитар ярдәм җибәрү белән шөгыльләнә. Шулай ук оешма әгъзалары, яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан, мәктәпләрдә, уку йортларында очрашулар үткәрә.
Әлеге берләшмәнең филиалы Түбән Камада уңышлы гына эшләп килә. Аның Түбән Кама бүлеген Алексей Викторович Марчук җитәкли.
— Безнең төп максат — МХО зонасында булган ветераннарны берләштерү. Сугышчан иптәшләребезнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү, һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү, махсус операция ветераннарына ярдәм итү өстендә эшлибез. Безнең төп ярдәмчебез Химиклар урамы, 72 Б йортта урнашкан «Добрые сердца» гуманитар фонды. Авыр хәлдә булган ир-егетләребезгә мөмкинлеккә карап ярдәм итәбез. Әле күптән түгел генә урын өстендә яткан иптәшебезнең хәлен белеп кайттык. Кирәкле продуктлар алабыз, аралашып, ярдәмләшеп торырга тырышабыз, — ди А. Марчук союз эше турында сөйләгәндә.
Ветераннар шәһәребездә актив эш алып баралар. Әле менә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, махсус хәрби операциядә катнашучыларның үсеп килүче буын вәкилләре белән очрашулары уза. Очрашуларда балалар ветераннарга үзләренең сорауларын яудыралар. Ветераннар һәр сорауга гадел һәм ачыктаначык җавап бирделәр. Укучылар конкрет мисалда чын геройларның янәшә яшәвен күрделәр.
Әйтик, Николай Евгеньевич Волков — үзенең сәламәтлеге бәрабәренә дустын коткарган герой. 2023 елның сентябрендә ВДВ полкына китә. Яралана, тәненә 168 снаряд кыйпылчыгы эләгә. Күрсәткән батырлыгы өчен хөкүмәт бүләгенә лаек була.
Артур Илдус улы Исламов 2022 елның декабреннән 2023 елның апреленә кадәр махсус хәрби операция зонасында катнаша. Сугышчан бурыч үтәгәндә яралана.
Уртак проблемалар берләштерә
Узган атнада Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук локаль сугышлар һәм хәрби конфликтлар ветераннары белән очрашты.
«Яшьләребез тормыш кыйммәтләрен дөрес аңласын, ялгыш юлдан китмәсен, алар безнең анда ни өчен эшләвебезне аңласын», — диде «Кама» позывнойлы МХО сугышчысы.
Очрашуда хәрбиләргә ярдәм итүчеләр, махсус хәрби операциядәге ир-егетләребез өчен гуманитар ярдәм җыючы, аларның гаиләләренә дә булышып торучы «Добрые сердца» волонтрлары да килгән иде. «Без МХОда хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнәбез. Шулай ук контракт төзегән ир-егетләребезгә булышабыз», — дип ачыклык кертте төркем волонтеры Фаяз Сөнгәтов.
Очрашуда Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков та катнашып, үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Сугышчан туганлык» ның тугыз әгъзасы яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүдә актив катнашканнары, СВО хәрбиләренә, шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Фотоларда: МХО ветераннары һәм волонтерлар
Фотолар шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев