Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

«Өченче мәртәбә МХОга китәргә әзермен»

Бу язма герое Юрий Рудзийның туган ягы — Әрмәнстан республикасы Ленинакан шәһәре.

Әтисе — Василий танк часте командиры, әнисе Илгизә — элемтәче булып хезмәт итә.

Кечкенә Юра тууын Гюрми (элекке исеме Ленинакан) каласының бар танк полкы белән бәйрәм итәләр. Әтисе Василий Рудзий улын чын ир-егетләрчә тәрбияли. Юрий Васильевич әйтүенчә, кайвакытларда әтисенә хәтере калып, үзенчә эшләгән чаклары да булган. Бүген инде үсеп җитеп, үзе дә хәрби офицер, рядовой солдаттан сержант, лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелгән Ю. Рудзий әтисенә мең рәхмәтле. «Мәктәптә миңа фәннәр буенча белем бирсәләр, әтием белән тормыш мәктәбен уздым. Аның кулыннан килмәгән эш юк иде. Теге әкияттәге кебек, «балта»дан ботка да пешерә белде. Без аның белән табигатькә чыга идек. Балыкка, ауга йөрдек. Ул вакытларны сагынып сөйләргә генә калды. Кызганыч, газиз әтием минем махсус хәрби операциядән кайтуымны көтеп җиткерә алмады. Декабрьдә безне ташлап киткәненә бер ел була...», — дип, әтисе хакында якты хатирәләре белән уртаклашты.

СССР таркалгач, Юрийның әти-әнисе Түбән Камага күченеп кайта. Егет 20 нче мәктәптә укый. Шуклыгы, шаянлыгы өчен әти-әнисен мәктәпкә директор янына чакырсалар да, тарих, рус теле һәм әдәбияты дәресләрен яратып йөри. «Мәктәптә геометрия дәресләренә җитди карамавыма махсус хәрби операциядә бик үкендем. Артиллерист булып хезмәт иткәндә шушы фән буенча мәсьәләләр чишәргә туры килде», — ди Юрий Васильевич. Бүгенге көн герое укыган мәктәбен, укытучыларын сагынып искә ала, әле бүген дә укытучылары белән элемтәдә тора.

Мәктәп елларыннан соң, 46 нчы колледжда укып, эретеп ябыштыручы белгечлеге ала. Сүз уңаеннан, бу белгечлек аңа МХО вакытында кирәк була.

Аннан инде армия хезмәте. Менә шулай, кирәкле тормыш багажын әкренләп җыя. Махсус хәрби операция игълан ителгәч, бу хәлләргә тыныч кына түзеп тора алмый, хәрби комиссариатка кереп, беренчеләрдән булып мобилизация белән хәрби хезмәткә китәргә теләк белдерә. 1 октябрьдә әнисенең юбилеен үткәреп, 25ендә МХОга китә ул. Үзе дә хәрби кеше булган әнисе улын изге теләкләр белән озатып кала. Казанда полигонда кыска вакытлы өйрәнүләр узып, Мариополь шәһәренә юл тоталар.

Хәрби операциядә Юра булуын онытып торып, ел ярым «Тунгуз» позывное белән йөри. «Позывнойлар анда икенче исем. Кайберләрнең чын исемнәрен белми дә идек», — ди Ю. Рудзий. Пулеметчы булып хезмәт иткән Юра аягы яраланып, госпитальгә эләгә. Каты яралану алган ир-егеткә озак вакыт дәвалану узарга туры килә. Сәламәтлеге буенча тыныч тормышка кайтарылган Ю. Рудзий Украинадагы сугышчан дусларын ташламый, гуманитар йөк ташу белән шөгыльләнә башлый. Тик ир-егет йөрәге озак түзә алмый, үз теләге белән контракт төзеп, тагын МХО зонасына китеп бара. 

«Батыр ярасыз йөрми», — диләр. Бу гади сүзләр генә түгел. Кыю ир-егетләр тормышларын куркыныч астына куеп, утка да, суга да керергә әзерләр бит. Юрий Васильевич та икенче мәртәбә яраланып, янәдән Түбән Камага кайта. 

Сугышчан дуслары турында сорашканда «Алар турында китап язарга була. Бу чын ир-егетләр дуслыгы. Аны сүз белән аңлатып булмый. Тыныч тормышта башка төрле дуслык. Ә анда бөтенләй гомереңне дә дусларга ышанып тапшыра торган дуслык», — ди ул.

МХО зонасында күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт бүләкләре иясе Ю. Рудзий бүгенге көндә шәһәребезнең хәрби комиссариатында хезмәт куя. Исән калган хәрби дуслары белән тыгыз элемтәдә тора. 

Әнисенең ныклы терәге, сеңлесе Нэляның сердәшчесе, ярдәмчесе Юрий Васильевич Рудзий. Абыйсы МХОда булганда сеңлекәше инде КФУның бакалавриат курсларын тәмамлаган. Хәзер бергәләп укуларын дәвам итәләр. Юра өченче курс студенты, киләчәк һөнәре — юрист булачак. 

МХОда булган шәһәрдәшләребез үзара тыгыз элемтәдә торалар. Мәктәп укучылары белән очрашуларга йөриләр, «Батырлык дәресләр» е уздыралар, үзара ярдәмләшеп, тыныч тормышка кайтырга ярдәм итәләр.

«Кирәк була калса, өченче мәртәбә дә МХОга китәргә әзермен. Төрле сәбәпләр табып, кемнеңдер җилкәсе артына качып калучыларны аңлый алмыйм», — диде ул очрашу ахырында.

Ә мин сүземне тәмамлап, ил-көннәребез тынычлануын телим. МХО зонасында хезмәт иткән батыр ир-егетләребез исән-сау булып: «Мин кайттым, газиз туганнарым», — дип елмаеп, исәнләшергә кул сузсыннар иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев