Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

МХО катнашучысы Илнур Әхмәтов: «Үземне герой дип санамыйм»

Ярдәмчел, көчле рухлы, тәвәккәл Илнур Әхмәтов районыбызның Кама Аланы бистәсе егете.

 

Махсус хәрби операция (МХО) зонасында контракт төзеп хәрби хезмәткә киткән ир-егетләребез хакында халыкта караш төрлечә. Берәүләр аларны акча эшләргә китәләр дип ышанып бетмәсә, бәхетебезгә — күпләр өчен алар герой. 

Әгәр дә акча өчен киткән дип санасак та моның нәрсәсе начар соң? Барыгыз сез дә, уч тутырып акча алырсыз, баеп китәрсез... Юк шул, җылы өйдә кеше тикшереп утыруны гына булдыра ала кайберләребез. 

Ярдәмчел, көчле рухлы, тәвәккәл Илнур Әхмәтов районыбызның Кама Аланы бистәсе егете. Бистәнең 2 нче мәктәбендә белем алган. Аңа әле 23 кенә яшь, шулай да ул инде МХО зонасында хезмәт итеп кайтырга өлгергән. Илнур турында газетага язар өчен аны шактый үгетләргә туры килде.

И. Әхмәтов махсус хәрби операция башланганның беренче көненнән үк үз теләге белән МХО зонасына китәргә теләсә дә, якыннарының күз яшьләрен күреп, бу адымга барудан тукталып тора. Тик операциянең әле һаман да дәвам итүен йөрәге белән аңлап, бу юлы инде туганнарына әйтеп тормый гына, 2024 елның гыйнварында контракт төзеп хәрби операциягә китә. Үзенә «Татарин» позывноеалып, элита булып саналган Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итә. Аз сүзле якташыбыз бу гамәле белән үзен бер дә «батырлык эшләдем», дип санамый. «Бардым, кулымнан килгәнчә ярдәм иттем, яңа дуслар таптым, үземә күп нәрсәләр белдем. Сугышчан ир-атлар дуслыгы ул инде сыналган дуслык. 

МХО зонасында бер-береңә терәк булырга, яныңдагы иптәшеңә үзеңә ышанган кебек ышанырга була», — дип кенә җаваплады ул. «МХО зонасында иң йөрәккә ятышлы яңалык, күңелле хәбәр — якташларыбызның безне онытмавы, алардан посылкалар килеп тору. Мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан килгән хатларның, рәсемнәрнең һәр кайсысын укыдык. Туган шәһәребезнең безне онытмавы, күчтәнәчләр җибәреп торуы җанга җылылык һәм көч өстәде. Бу чыннан да безнең хәрбиләр өчен бик кирәк һәм мөһим ярдәм», — ди ул. 

Ике елга якын махсус хәрби операциядә хезмәт иткәч, Илнурның аягы яралана. Үтәли яра алган И. Әхмәтов кире туган якларына әйләнеп кайта. Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы өчен «За отвагу» дәүләт бүләге үзенең хуҗасын эзләп табар әле дип өметләнеп калабыз.

Бүгенге көндә ул Түбән Каманың «ТАТСПЕЦНЕФТЕХИМРЕМСТРОЙ» оешмасында эретеп ябыштыручы булып эшли. Махсус хәрби операциядә күргәннәре турында ачылып сөйләргә яратмый. Һәм үзен бу адымы белән нинди дә булса батырлык эшләдем дип тә санамый. «Кем дә булса, хезмәт итәргә тиеш бит инде. Мин дә үземне сынап карадым. Газиз әниемә зур рәхмәт, ул безгә чын тәрбия бирде. Барыбыз да тормышта үз урыныбызны таптык», — ди Илнур.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев