Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Мин — туган ягымның яраткан баласы!

«Сёма» позывнойлы Түбән Кама героеның ике медале бар.

Беренчесе — «Хәрби батырлык өчен». Хезмәтнең икенче көнендә, дошман уты астына эләккән дүрт иптәшен коткарган ул. Икенчесе — «Батырлык өчен» медале. Авыр яралануына карамастан, үзенең хезмәттәшен сугыш кырыннан алып чыккан өчен биргәннәр.. 

Язмыш шундый — барырга кирәк! 
«Туган як» хәбәрчесе белән ул теләп очрашса да, күзгә-күз карап уңайсызланып сөйләште. «Сез минем сурәтемне күрсәтә аласыз, тик, зинһар, бары тик позывной буенча гына атагыз», — диде ул һәм шул шартлар үтәлгәндә генә интервью бирергә ризалашты. Бу тыйнак түбәнкамалы хәзер яралану сәбәпле ялда. 

2022 елда ул көтмәгәндә повестка ала һәм мобилизация буенча махсус хәрби операциягә китә. «Мин ул вакытта шәһәрдәге предприятиеләрнең берсендә эштә идем. Минем янга цех начальнигы килде дә, шундый вәзгыять килеп чыкты, диде. Мин инде: шулай килеп чыккан икән, димәк, язмышым шундый — барырга кирәк, дидем. Бер сәгатьтән мин хәрби комиссариатта идем, кирәкле документларны җыя башладым», — дип искә ала ул көнне ир-ат. 

Гаилә башлыгының китүе турындагы хәбәрне хатыны башта бик авыр кабул итә: борчылулар һәм күз яшьләре була. Сёманың әти-әнисе, уллары өчен бик курыксалар да, аның мобилизациясен аңлап кабул итә. Ә менә түбәнкамалы үзе бер дә куркып калмаган. Яшь чагында армиядә хезмәт иткәнлектән, армия тормышы аңа яхшы таныш. 

«Махсус хәрби операциядә мин мото-укчы гаскәрләргә, пехотага эләктем. Нигездә, без яралыларны эвакуацияләү белән шөгыльләндек. Мин, әлбәттә, анда ничек урнашырмын, нинди кешеләр белән очрашырмын, дип борчылдым — ни әйтсәң дә, яңа урын бит. Юкка борчылганмын. Без — бердәм команда, бер гаилә диярлек, барыбыз да бер-беребезгә ярдәм иттек», — дип сөйләде Сёма. 

Беренче очрашу 
Дошман белән беренче очрашу килгәннән соң икенче көнне үк була — Сёма хезмәттәшләре белән дошман уты астына эләгә. «Бу төшке аш вакытында булды, ашарга китерделәр. Өстәл артына утырган гына идек, шул вакыт барысы башланды да. Беренче снаряд бездән утыз метр ераклыкка төшеп шартлады. Бәхет елмайды — яраланучы булмады. Ә икенчесендә безнең полковник һәм берничә хезмәттәшебез яраланды. Иң куркынычы — яраланучыларның ыңгырашуын ишетү, иптәшләреңнең яраланганлыгын аңлау иде. Командирларга рәхмәт, алар беренче көнне үк безгә мондый вәзгыятьтә ничек һәм нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты», — дип искә ала Сёма. Исән калганнар ярдәм чакыртып, яралыларга беренче ярдәм күрсәткән. Аларны госпитальгә эвакуацияләү өчен чокыр буйлап бер километр чамасы сөйрәп барырга туры килә. Бу көнне 15 егет төрле җәрәхәтләр ала, икесе һәлак була. 

Соңгы очрашу
2023 елның көзендә, Авдеевкага кергәндә, егетләр чираттагы тапкыр дошман белән очраша. 

«Ярты юлны яхшы үттек, маҗараларсыз. Әлбәттә, бик әкрен хәрәкәт итәргә туры килде, дошман дроннарыннан качарга мәҗбүр булдык. Без алга таба эңгермеңгердә кузгалдык, билгеләнгән ноктага кадәр ике йөз метр чамасы калган иде. Ул көнне мин группа алып бардым. Кинәт уң якта ут кабынганын сиздем. Кул шунда ук бөгелде — бу шул мизгелдә хис иткән бердәнбер әйбер. Соңыннан гына иңбашым һәм корсагым яраланганлыгын белдем. Бәхеткә, кыйпылчыклар башыма эләкмичә, бары тик борын очын гына кисте. Янымда иптәшем бар иде, ул миңа беренче ярдәм күрсәтте. Яңадан атыш башлангач, мин аны күздән югалттым. Барысы да беткәч, чокырдан чыгып, хезмәттәшләремне чакыра башладым. Ярты сәгать дәвамында берәү дә җавап бирмәде, шуннан соң мин алга таба мөстәкыйль рәвештә барырга булдым. Утыз метр чамасы узгач, безнекеләрнең берсен күрдем: ул агачка сөялеп утырган, йөзе канга баткан иде. Аңа торырга булыштым, без үзебезнекеләр ягына кузгалдык. Икенче бригаданы бер-ике километрдан соң гына таптык. Аларда тукталдык та», — дип сөйләде Сёма. 

Егетләр шушы окопта кунганнар да. Иртән хезмәттәшләре аларны эзләргә чыккан икән. Яралылар, шатланып, алар белән бергә биш километр озынлыктагы төшү юлына китәләр. Түбәнкамалы искә төшергәнчә, юлда аларга өч граната ташлаганнар, бары тик могҗиза белән генә үз хезмәттәшләре янына исән-сау барып җитә алганнар.

Әни, мин кайттым!
Башта аларны күрше авылда урнаштырганнар, аннан Горловкага җибәргәннәр. Сёмага шундук операция ясыйлар. Ул бары тик битенә кислород битлеген кидергәннәрен генә хәтерли, икенче көнне генә аңына килә. Бер атна ятканнан соң, сугышчы дәваланырга Рязаньга китеп бара. Ә аннан аны 30 көнгә өйгә кайтаралар. Ял итеп, көч туплагач, Самарага сәламәтләнүчеләр полкына җибәрәләр. 

Барлык кирәкле медицина тикшерүләрен узгач, аның демобилизацияләнергә тиешлеге ачыклана. Ләкин аны Самарадан чыгарырга ашыкмыйлар: тикшерүләр, раслау документлары, мәгълүмат җыю башлана. Өенә бөтенләйгә ул августта гына кайтып төшә. «Мин үземнекеләргә бөтенләйгә кайтуым турында башта әйтеп тормадым. Соңгы документларны көттем. Туганнарым чираттагы ял дип уйладылар. Барысын да тулысынча ачыклагач, хатыныма һәм әти-әниемә сөйләдем. Шатлыкларының чиге юк иде», — дип елмайды Сёма. 

Тормыш дәвам итә 
Сёма үзенең хезмәттәшләрен аеруча җылылык белән искә ала: аларның тыныч вакытта сөйләшүләре, егетләрнең җырлары, бертуктаусыз көрәк белән эшләүләре хәзер дә хәтерендә. Аның әйтүенчә, гади гражданлык тормышына ияләшү авыррак булып чыккан: «Бернәрсәдән дә курыкмыйча, урам буйлап болай гына йөри алам. Кибеткә барып, күңелемнең ни теләгәнен сатып алырга, туганнарыңны күрергә, тынлыкта йокларга мөмкинлегем бар, дип уйлап йөрдем мин баштан. Шулай да, Ватанымны саклауга өлеш кертә алуым белән мин бәхетле, бер дә үкенмим, чөнки мин — туган ягымның яраткан баласы».

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев