Исән-сау булу — үзе бер бәхет
Махсус хәрби операция башланганда, «Бүре» позывнойлы егет инде ярты елга якын хәрби хезмәттә булган.
Аның сөйләвенчә, ул вакытта алар Украина чиге янындагы кырларда барган өйрәнүләрдә катнашканнар. 24 яшьлек егет 2022 елның 24 февралендә махсус хәрби операциягә контракт төзи.
Дошманның ут нокталарын билгеләү өчен разведкага барган көнне ул яхшы хәтерли әле. «Алга үтеп, бер сәгать чамасы барганнан соң, безнең полк, сан буенча бездән күбрәк булган дошман һөҗүменә дучар булды. Аннары без Ахтыркага таба юнәлдек. Төнне шунда уздырдык та, кискен маневр ясап, күрше торак пунктка күчендек. Без анда бер ай шоколад заводында яшәдек», — дип искә ала ул.
Бервакыт алар хезмәттәшләре белән дошманнар качып торган биналарны «чистартырга» китә. Ярымҗимерек биналарда безнең егетләрне, дошманнан тыш, башка куркынычлар да көткән икән шул. «Без баскыч буйлап менеп, бусагадан атларга җыенганда гына түшәм җимерелеп төште. Ярый әле барыбыз да исән калдык. Беренче тапкыр безгә бәхет елмайды. Территорияне тикшереп, кире киткәндә, бинаның беренче катыннан узган идек, бина яңадан ишелә башлады. Шул вакытта рота командиры бәлагә юлыкты — аның аягы нык кына сынды. Дошманнар белән атышаатыша, безгә аны күтәреп алып чыгарга туры килде. Бөтен патроннарны атып бетердек, ләкин исән калдык. Үзебезнекеләр ярдәмгә вакытында килеп җитте», — дип искә ала ир-егет.
Шуннан соң «Бүре» не штабта эшкә билгелиләр. Хәзер ул документлар ташу өчен җаваплы, шуңа күрә аңа бөтен Татарстан буенча йөрергә туры килә.
Ир-егет, армиягә киткәнче, Түбән Камадагы төзелеш предприятиеләренең берсендә бишенче разрядлы КИПиА слесаре булып эшләве турында сөйләде. Югары белем алырга карар кылгач, ул НХТИга «Технологик системалар белән идарә итү» факультетына укырга керә. Аннан аны армиягә алалар. Сүз уңаеннан, булачак хатыны белән ул махсус хәрби операция вакытында танышкан.
«Махсус хәрби операция башлангач, якыннарым белән элемтәгә еш керә алмадым. Бервакыт, әни шалтыраткан чакта, бездә ату башланды. Хәлләр ничек, дип сорый. Ә мин ни дип җавап бирергә дә белмим. Исән-сау булу — үзе бәхет бит инде ул. Мин тиз генә җавап бирдем дә, трубканы куйдым. Ул вакытта әнием нәрсәдер булганын аңлагандыр дип уйлыйм. Шуннан мин күпмедер вакыт элемтәгә чыга алмадым. Ул вакытта әни минем турыда интернет аша төрле төркемнәр буенча мәгълүмат эзли башлаган. Анда минем фотоларны урнаштыргач, аларны булачак хатыным күреп алган да инде. Кемнең чибәр малае, дип сорагач, әнием җавап биргән. Соңыннан гына, мин өйгә ялга кайткач, ул миңа аның номерын бирде. Без ике ел аралаштык, очраштык. Быел июньдә өйләнештек. Минем язмышым Яңа Уренгойдан булып чыккан», — дип искә ала түбәнкамалы.
Махсус хәрби операция беткәч, «Бүре» өйгә кайтырга, туган ягында яшәргә, һөнәре буенча эшләргә җыена.
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев