Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

«Исән-сау әйләнеп кайтсам иде, дип теләдем»

Шәһәрдәшебез Марсель Эдик улы Гыйниятуллин хәрби бурычын иң данлыклы Һава десанты гаскәрләрендә (ВДВ) үти.

Ә анда, үзегез беләсез, кыю, сау-сәламәт, халкыбыз әйткәндәй, пәһлевандай кыю егетләрне генә алалар. 

Татарстан — кунакчыл республика 
Марсель үзе Урта Азия якларында туган. Тик Советлар Союзы таркалып, үзгәртеп кору чорында тугандаш республикаларда фикер каршылыклары туып, аңлашылмаучанлыклар, чуалышлар башлана. Үзбәкстанда да башка милләт халыкларын кыса башлагач, аның әти-әнисе Татарстанга кайтып төпләнә. Баштарак Азнакай районында яшиләр, 2010 елда Түбән Камага күченеп киләләр. 

Армиягә 2013 елны Түбән Камадан алына Марсель, Иваново каласында хезмәт итә. Исегездә булса, ул вакытта Кырым ярымутравының кайсы республикага кергәне хакында бәхәсләрнең башланган чагы. 2014 елның декабрендә М. Гыйниятуллин хезмәт иткән Һава десанты гаскәрләрен, Кырым ярымутравында гадәттән тыш хәлләр чыга калса дип, саклык йөзеннән, Тамбов өлкәсенә китерәләр. Ярты ел чамасы кыр шартларында яшәгәч, дембель вакыты җитәрәк, аларны яңадан хәрби частька кайтаралар. Егет хезмәтен уңышлы гына тәмамлап, Түбән Камага әйләнеп кайта, эшкә керә. 

«Мин дә Ватанны сакларга тиеш» 
Россия махсус хәрби операция игълан иткәч, Марсель Эдик улы эшендә көн саен үзенә армиягә чакыру кәгазе китергәннәрен көтә. Тик өлешчә мобилизация тәмамлана, ә аңа «повестка» китерүче булмый. Шуннан соң озак уйлап тормый, үз теләге белән контракт төзеп, Ватанны сакларга карар кыла. Биредә күпмедер көтәргә кирәк булгач, Марсель Чечня республикасыннан китәргә карар кыла. Әти-әнисенең аның бу карарын хупламаячагын, китмәскә үгетләячәкләрен, ә киткәндә инде бик борчылачакларын белеп, якыннарына, туганнарына берни әйтми. Тик ата-ана йөрәге сизми калмагандыр, уллары күренмәгәч сизенгәндер, борчылгандыр инде. Чечняга барып, контракт төзегәч, әти-әнисенә шалтыратып, хәлләрен белешә, үзенең Украинага махсус хәрби операциягә киткәнен хәбәр итә.

М. Гыйниятуллин «Ахмат» батальонына языла, үзенә «Велес» дигән позывной ала. Велес — славян мифологиясендә байлык һәм уңдырышлылык алласы, «бөек һәм якты» дигәнне аңлата. 

Аларны Гудерместа РУСта (Российский университет спецназа) 10 көн күнекмәләр үткәреп, Ростов каласына җибәрәләр. Сүз уңаеннан, бу батальонда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән Ватанны саклаучылар җыелганын язып узарга кирәктер, дип уйлыйм. Самолетта барлыгы 200 сугышчы башта Ростовка, аннары Личисанкига килә. 

«Бронежилет кына саклады»
Бу шәһәрдә кораллар алгач, аларны төрле позицияләргә тараталар. 2022 елның 26 декабрендә Марсель хезмәт иткән рота беренче бәрелешкә керә. Белогоровка бистәсендә (заманында анда акбур заводы эшли) һөҗүм барышында аларның командирлары нык яралана. Аны һөҗүм булган урыннан куркынычсыз урынга чыгарганда, Марсельдән ерак та түгел, мина төшеп шартлый. «Бәхетемә, бронежилет мине саклады — яраларым җитди булмады. Ә бронежилет, күрсәгез, теткәләнеп челтәрләнеп беткән иде. Ул чакта мин җиңелчә контузия алдым», — дип искә ала ул куркыныч көннәрне М. Гыйниятуллин. Командирдан соң, чиратлап, калган яралы иптәшләрен коткарырга керешәләр. Төн җиткәч ярдәм — ротация килеп җитә. Рота сугышчылары 20 чакрым ераклыктагы Лисичанскига кайтып, яраларны бәйлиләр, яралы иптәшләрен госпитальгә озаталар һәм тагын алгы сызыкка позициядә торырга, анда калганнарга ярдәмгә ашыгалар. 

«Үз гомеремдә беренче мәртәбә Яңа — 2023 елны окопта каршы алдым. Сәгать телләре уникегә җиткәндә «Исән-сау әти-әнием янына әйләнеп кайта алсам ярар иде», — дип теләдем ди ул. 

Исән калу бәхете 
Инде 2023 елның 3 гыйнварында батальон тагын алгы сызыкка — ротациягә, гади генә итеп әйтсәк, андагы сугышчыларны алмаштырырга тиеш була. 4 гыйнвар төнендә БТРларда 12 шәр кешелек ике төркем булып юлга кузгалалар. Беренче төркем уңышлы гына барып урнаша. М. Гыйниятуллин икенче төркемгә эләгә. «Донецк» позывнойлы сугышчы иптәше БТРның әйләнеп кайтканын көткәндә бу хәрби машинага утырырга курыкканын, БТРның танкка караганда ике мәртәбә җиңелрәк булганын һәм шунлыктан шартлау куркынычы булганын сөйләп утыра. 12 кешелек төркем "мотолыга«га (хәрбиләр БТРны үзара шулай атый) утырып, алгы сызыкка юл ала. «Донецк» позывнойлы хәрби Марсельнең уң ягына утыра. Уен-көлке белән сөйләшеп барганда, кинәк кенә «шылт» иткән тавыш ишетелә. Баксаң, БТР диверсантлар танкка каршы куйган мина өстенә менгән була. Марсель көчле шартлау тавышын гына хәтерли. Калганнарын 6 гыйнварда, Ростовта хәрби госпитальдә аңына килгәч, палатада бергә ятучы «Осина» позывнойлы иптәшеннән генә ишетә. «Осина» үзе тумышы белән Ростов каласыннан була, госпитальдә Марсель Эдик улына ярдәм итеп тора. 

Бәхетсезлеккә, 12 сугышчының бишесе генә исән кала. Күп төрле имгәнүләр, җәрәхәтләр алган Марсель госпитальдә озак дәвалана. Башта Ростовта, соңрак Мәскәүдәге А. Вишневский исемендәге госпитальгә җибәрәләр. Мәскәүдән ерак булмаган санаторийда дәвалану узып, махсус хәрби операциягә киткән Чечняга, Грозныйга әйләнеп кайта. Биредә үзе белән бергә хезмәткә киткән тагын бер дустын очрата. Марсель теге бәхетсез төнне ниләр булганын шушы вакытта гына тулаем белә. БТРга утырырга куркам дигән «Донецк» позывнойлы ир-егетнең шул шартлауда һәлак булуын, үзен дә үлгән дип уйлауларын сөйлиләр аңа. Ата-анасының догалары, үзенең яшәргә көче, М. Гыйниятуллинны тормышка кире кайтара. 

Барысын да алдан фаразлап булмый... 
Грозный каласында кайбер аңлашылмаучанлыкка юлыгуын ачынып сөйли Марсель. Үзегез уйлап карагыз, көчле шартлауда үзе белән бергә булган бар документлары көлгә әйләнә, бәхетенә паспорты исән кала. Хәрби иптәшләре дә исән түгеллләр, БТРның минага эләгүен, анда синең дә булуыңны үзеңә расларга кирәк. Ә кәгазь боткасын җиңеп чыгуа шактый көч һәм вакыт таләп итә. Кулы, аяклары яраланган егет отпускага кайтып, бушлай квота белән Петербург каласында дәвалану алуга ирешә. Әле тагын аяк куллары тулысынча төзәлсен, хәрәкәтләнә алсын өчен тагын берничә операция кичерергә туры киләчәк аңа. 

Сугыш кырыннан яралы командирын коткарган өчен һәм махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен бирелергә тиешле хөкүмәт бүләге дә кайдадыр адашып йөри... 

Шәһәрдәшебез Марсель Гыйниятуллинга исән-сау ныгып, сәламәтләнеп җитүен, аңа тиешле бүләк иясен табуын һәм геройларга тиеш булган бар кадерхөрмәткә ирешүен телибез. «Тамчы тамып — боз тишә», исәнлек булса, барысы да булыр.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев