Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

«Яраткан гаиләсе өчен барысына да әзер»

Айдар Әхмәтшин — үзебезнең Түбән Кама егете. Балачагы районыбызның Кама Аланы бистәсендә узган.

Айдар 1997 нче елгы. Бистәдә балалар бакчасына йөри, мәктәпкә укырга керә. Ул мәктәптә укыган чорда гаилә хәле буенча Әлмәт каласына күчеп китәргә туры килә. Урта мәктәпне шунда тәмамлап, нефть институтына (АГНИ) укырга керә. Югары уку йортын 2018 елда тәмамлап, яңадан Түбән Камага күчеп килә. Биредә «ТАНЕКО» заводына эшкә керә. Бераздан үз эшен булдыру теләге белән заводтан китә. 

Кызганыч, күпләребезнең тормышына үзгәрешләр керткән коронавирус чире егетнең планнарына бераз үзгәреш кертә. Тик Айдар кул селтәп, башлаган эшен ташлый торган егет түгел. Бу афәт беткәч, тагын үз эшен ачып җибәрә. Яхшы гына эшләп торганда, махсус хәрби операция башлана. Украинага хәрби комиссариат аша контракт төзеп китәргә дип уйлап йөргәндә, 2024 елның башында МХОда хезмәт итүче дусты ялга кайта. 

Аның белән сөйләшкәннән соң, Айдар Олег улы ныклы карарга килеп, «Ахмет» батальонына языла. Әнисе, хатыны Әлфия баштарак аны үз сүзеннән кире кайтырга үгетләп карыйлар. Тик егет сүзе бер була, Айдарның да әйткән сүзен җилгә очырмаганын белгән якыннарының ризалашудан башка чаралары калмый. 

«Ахмет»ны Чечен республикасында төзелгән батальон белән бутарга кирәкми. «Ахмет» үз теләге белән МХОга язылган ирегетләр батальоны. Айдар Әхмәтшинны Донецк, Луганск, Лисичанск калалары янындагы бәрелешләргә җибәрәләр, Ә шулай да иң «кайнар нокта» Курск каласы тирәсендә булганын вакытлы матбугат битләрендә укып таныштык. МХО зонасында хезмәт иткән ирегетләр әйтүенчә, анда шактый «кызу» була. Өлкәнең Черкасское-Поречное тирәсендә барган хәрби бәрелешләрдә Айдар Әхмәтшин штурмлаучы группа командиры була.

Шундый бәрелешләрнең берсендә, төгәлрәк итеп әйткәндә, узган елның 16 ноябрь аенда, Айдар җиңелчә яралана. Тик сугышчан иптәшләрен ташлап госпитальгә бармый кала, ә инде 29 ноябрьдә көчле штурм вакытында БПЛА тарафыннан аягы каты яралангач, якташыбыз каршы килә алмый. Мәскәү госпитальләренең берсендә дәваланып, туган якларына әйләнеп кайта. 

Минем «Хәрби бәрелешләрдә куркынычмы, үлем куркытмыймы?», — дигән соравыма, Айдар Олег улы: «Физик яктан авыр булса да түзәрлек, мораль яктан күпкә авыррак», — дип җавап бирде. 

Кайбер ямьсез, тәмсез телле кешеләр махсус хәрби операциягә китүчеләрне «акча өчен китәләр», дип авыз чайкый. Айдар белән бу хакта сөйләшми кала алмадык.

— Акча дип анда баручылар юктыр дип уйлыйм. «Ахмет» ка язылганда минем инде шәхси йортым бар иде. Без, чынлап та, илебезне сакларга дип язылдык, үз теләгебез белән киттек. Бәлки акча эшлим дип китүчеләр булгандыр да. Минем үземә андый хәрбиләр очрамады. Сүз дә юк, кемдер финанс хәлен яхшыртам дип уйларга мөмкин. Тик биредә фикерләр тулаем үзгәрә. Бер казаннан ашап, ризыкны уртак бүлешеп, авырлыкларны бергә кичергәндә, иңгә-иң торып сугышканда фикерләр төптән үзгәрә. Аннан соң, аның кадәр сумманы, теләк булганда, тыныч тормышта да эшләп була, — диде ул. 

Гуманитар ярдәм җыючыларны да рәхмәт хисләре белән телгә алды А. Әхмәтшин. «Безгә киемсалым, тәмле ризыклар, ит ризыклары өзелеп тормады. Сүз дә юк, гуманитар ярдәм «сары, яшел» зонада күбрәк. Без бит «кызыл» зонада, һөҗүм булган "казанда"да кайнадык. Тормышларын куркыныч астына куеп, безгә дә азык-төлек, кием-салым алып килүчеләргә рәхмәт. Мин шунысын әйтә алам, без ач булмадык«, — диде Айдар.

Бүгенге көндә А. Әхмәтшин гаиләсе янында: хатыны Әлфия белән 4 бала үстерәләр. Ир-егетнең планнарында тагын МХО зонасына бару. «Бәлки кемдер минем сүзләргә ышанып та бетмәс, тик мин үз илемне яратучы кеше. Балаларым, хатыным, туганнарым тынычлыгы өчен мин барысын эшләргә әзер», — ди ул. 

Сүз ахырында бер яхшы яңалыкны әйтми калырга һич ярамас. МХОда булганда килеп җиткән дәүләт бүләкләрен аңа Җиңү көнен бәйрәм иткәндә тапшырачаклар. Инде рәсми документлары Айдар кулында, медальләрне генә көтәсе. 

Чыннан да, бәлки бүген геройлык, батырлык төшенчәләрен кемнәрдер аңлап та бетермидер. Без тыныч, рәхәттә яшәп, тормышларыбыз түгәрәкләнгән иде. Һәрберебездә квартир, машина, ашыйсы килгән ризык, киясе килгән кием бар. Менә шушы тыныч тормышыбызга шөкер итеп, махсус операция зонасына киткән кыю ирегетләребезгә рәхмәт әйтеп яшик, аларга исәнлексаулык, бәхет телик.

Фотода: А. Әхмәтшин / Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев