Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Якташыбыз батырлыгы

Якташыбыз, Кама Аланы бистәсендә яшәүче Эдуард Владимирович Смарунь узган елның март аенда үз теләге белән контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә.

Мотоукчылар батальонының мотоукчылар ротасы өлкән укчысы Эдуард Владимирович (фотода) сугышчан бурычларны үтәгәндә үзенең тәвәккәллеген, батырлыгын һәм яхшы ату осталыгын күрсәтә. 

2024 елның 2 ноябрендә Новгородское торак пункты янында ефрейтор Смарунь, алдынгы оборона позицияләрендә кизү торганда, миномет уты һәм FPV-дроннар һөҗүме башлана. Ул тревога сигналы биреп, ялгызы дошман һөҗүмен кире кайтарырга ашыга: ике "беспилотник"ны бәреп төшерә һәм бер дошман сугышчысын юк итә. Тик дошманның артиллерия снаряды удары Эдуард позициясе янындагы блиндажны юк итә, снаряд кыйпылчыклары тиеп, безнең батыр сугышчы күп санлы тән җәрәхәтләре ала. Яралары җитди булуга карамастан, Э. Смарунь дошманга каршы торуын дәвам итә һәм дошманның тагын ике сугышчысын юк итәргә өлгерә. Шул вакытта аны сугышчан иптәше күреп ала һәм блиндажга алып кереп, беренче ярдәм күрсәтә. 

Ефрейтор Эдуард Смаруньның кыюлыгы һәм батырлыгы нәтиҗәсендә дошманның һөҗүме кире кайтарыла. 

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев