Денис Потапов: Ватан сагында чын ир-егет
Моннан 3 ел элек башланган МХО зонасында алгы сызыкта ныклык һәм батырлык үрнәге күрсәткән якташларыбыз безнең өчен чын геройлар.
Аларның ил алдында күрсәткән казанышларын санап бетереп булмый. Шәһәрдәшебез Денис Сергеевич Потапов та махсус хәрби операция башлануга ике дә уйламыйча үзе теләп Украинага китүчеләрнең берсе.
Денис Түбән Каманың 31 нче мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач та, бәхетне читтән эзләми, туган шәһәрендә кала. Техниканың бар төрен дә үз иткән егет кая кирәк шунда хезмәт куя: «Газель»не дә, олы йөк машиналарында да, төзелеш техникасын да иярли.
Армия хезмәтен үтү насыйп булмаса да, 2023 елны «Вагнер» шәхси хәрби компаниясенә языла. Контракт төзегәнен якыннарына әйтми генә юлга кузгала, вакытыннан алда аларны борчыйсы килми Денисның. Бары тик поездга утыргач кына, шалтыратып хәбәр итә.
2024 елның башында хәрби хезмәтен «Ахмат» батальонында дәвам итә. Штурмлау төркеме командиры була. Шушы елны ул беренче мәртәбә яралана. Дроннардан атылган ВОГ гранаталарының 9 ярчыгы эләгә егеткә. Янындагы сугышчан иптәше беренче медицина ярдәме күрсәтеп, блиндажга төшәргә ярдәм итә. Көндез егетне госпитальгә алып китү куркыныч булганга, кич җиткәнен көтәргә туры килә. Караңгы төшүгә эвакуация килеп, яралы Д. Потаповны Россиягә дәваланырга озаталар. Госпитальдә дәваланып аягына басуга, тагын хезмәттәшләре янына әйләнеп кайтып, Курск өлкәсендә хезмәтен дәвам итә. Безнең халыкта «Батыр ярасыз булмый» диләр. 2024 ел ахырында Курск өлкәсендә Денис Сергеевич тагын каты яралана. Пуля аягын аркылы үтеп чыккан ир-егеткә алга таба хәрби хезмәт итү мөмкинлеген калдырмый.
МХО зонасына китүчеләргә «Сезне МХОга китәргә нәрсә этәрде?» дигән сорауны бирми кала алмыйм. Бу сорауга Денис: «Чын ир-егетләр кайда, мин дә алар янәшәсендә булырга тиеш», — дип җавап кайтарды. Сугышчан дусларын югалту ачысын да кичергән шәһәрдәшебез. Ул аларны әңгәмә барышында еш искә алды.
Бүген инде Денис тыныч тормышта, уллары Дима һәм Данель өчен батырлык үрнәге. Дима 7 нче мәктәпнең икенче классында укыса, кече улы әле балалар бакчасына гына йөри. Алар әтиләренең илебез тынычлыгын саклауга үзеннән лаеклы өлеш кертүе белән хаклы рәвештә горурлана ала.
Ватанны һәм дәүләт мәнфәгатьләрен саклау буенча хәрби операция барышында батырлык үрнәге күрсәткән Денис Сергеевич Потапов лаеклы рәвештә «За храбрость» медале белән бүләкләнә.
Тыныч тормышта тырыш һәм уңган, илебезгә куркыныч килгәндә каушап калмыйча батырлык күрсәткән, хәрби операция зонасында булган шәһәрдәшләребез сөйләгәннәреннән чыгып, без ир-егетләребезнең көн саен гына түгел сәгать, минут саен тормышларын куркыныч астына куюларын аңлыйбыз.
Кемнәрдер һәлак булды, кемдер яраланып туган якларына исән-сау әйләнеп кайтты. Без исәннәрнең кадерен белергә, һәлак булучыларның исемнәрен онытмаска тиеш. Бу тыныч тормышта яшәүчеләрнең намус эше.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев