«Без сугышта арысландай көчлебез»
«Безнең геройлар» рубрикасында якташ каһарманнар турында сөйләвебезне дәвам итәбез.
Шәһәрдәшебез Владимир Витальевич Чермаков 1976 елның 24 гыйнварында туган. Түбән Каманың 7 нче мәктәбен тәмамлаганнан соң, 53 нче училищеда укый. Армия сафларына алынып, Чита өлкәсендә артиллерия полкында хезмәт итә.
Ватанны саклау — һәр ир-атның изге бурычы
Махсус хәрби операция башланганчы аның үзенең шәхси эше була, йөк ташу белән шөгыльләнә. Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Владимир, хәрби комиссариатка барып, үзе теләп хәрби операция зонасына китәргә теләк белдерә.
Шулай итеп, 2022 елның сентябрендә алар башта Казан танк училищесы базасында яңа хәрби техника белән танышу узалар. Аннары, октябрь аенда, Белгород өлкәсенә җибәреләләр. Биредә инде хәрби эпикировка һәм кораллар алып чикне узалар. Үзенә «Беркут» позывное алып, Владимир зенит установкасында төзәүче була. Зенитчыларның эше бик җаваплы — алар алдында пехотаны саклап, ярдәм итү, аны алга җибәрү, чистарту һәм фланглардан каплау, куркынычсызлык тәэмин итү бурычы тора. Һәм иң мөһиме — илебез күген дошманнардан саклау. Бу — бик җиңелләрдән түгел. Бер ротага үзе генә түгел, тагын 3 түбәнкамалы туры киләләр. «Мин — биредә, ә алар әле һаман алгы сызыкта. Мөмкинлек чыккан саен хәл белешеп торабыз. Аңлыйсыздыр, телефоннан шалтыратулар ярамый», — ди ул, хәрби дусларын кайгыртып.
2023 елның маенда инде туган якларына кайтырга мөмкинлек тугач та, Владимир Витальевич контракт төзеп, хәрби операция зонасында кала.
«Мин биредә кирәгрәк»
2024 елны сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә яраксыз дип табылса да, хәрби комиссариат бусагасын таптап, икенче мәртәбә контракт төзүгә ирешә. «Мин тагын үзем беренче мәртәбә хезмәт иткән дусларым янына барып кушыласы идем, тик командир мине башка өлкәгә күчәргә үгетләде. Шактый нык бәхәсләшкәч, һәм чынлап та, бу өлкәдә күбрәк кирәклегемне аңлагач кына ризалаштым», — дип искә ала В. Чермаков бу хакта.
Әйе, икенче мәртәбә контракт төзегәч ул инде зенитчылар полкында түгел, ә һөҗүм-штурм ротасына билгеләнә. Аларның төп бурычы — ватылган техниканы алгы сызыктан куркынычсыз урынга алып чыгып төзәтү. Ә Владимир техниканы бик яхшы белә, аңлый. Бездә аның кебекләрне «үзенең биш бармагы кебек белә», — диләр.
Мин инде үземнең беркатлылыгым белән алгы сызыкта куркынычмы, дип сорамый кала алмадым. «Бернидән курыкмаган кеше юк ул. Үзенең куркуын җиңә алган кеше — иң батыр кеше. Әлбәттә, төрле вакытлар була. Бәлки туганнарымны башка күрмәм, дип тә уйлыйсың. Тик якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгырту, беренче урында тора», — ди Владимир Витальевич.
Уллары — әтиләре үрнәгендә
Бер мәртәбә мобилизация, бер мәртәбә контракт төзеп, хәрби бурычын үтәгән шәһәрдәшебез яңадан туган якларында. Әтисе үрнәгендә ике улы да армия хезмәтен үткән кешеләр. Олы улы Никита инде моннан берничә ел армиядә булып кайтса, кече улы Илья бүгенге көндә диңгез пехотасында хәрби бурычын үти. Алай гына да түгел, туганнары да ватанпәрвәр кешеләр дияр идем. Владимирның туганы Эдуард «Тимер» батальоны составында, икенче туганы, шулай ук Владимир исемле, 62 яшендә булса да, өйдә түзеп ята алмаган, контракт төзеп махсус хәрби операциягә киткән. Икесе дә бүген, Аллаһка шөкер, исән-сау. Аларга исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телик.
Владимир Витальевич аз сүзле, күп сөйләргә яратмый. Аның күкрәгендәге хәрби бүләкләре ир-егетнең намус белән хезмәт итүен раслый. Беренче мәртәбә ул II дәрәҗәдәге «Хәрби батырлык өчен» («За воинскую доблесть») медале белән бүләкләнә. Икенче бүләге «За оборону Саур Могилу» ДНР медале һәм «Ветеран боевых действий в Украине» медале.
Бүгенге көндә В. Чермаков яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнаша, төрле очрашуларга йөри. «Балаларда патриотлык, Ватанга мәхәббәт тәрбияләүдә үз өлешемне кертәсем килә. Күп аралашабыз, сөйләшәбез. Балалар безнең хикәяләрне кызыксынып тыңлыйлар, күп сораулар бирәләр, кызыксыналар», — дип уртаклашты Чермаков.
Соңгы сүзе итеп, махсус хәрби операция зонасында булган яки катнашачак егетләргә уңышлар гына юлдаш булуны, исән- сау өйләренә кайтуларын теләде. Аның бу изге теләкләренә без дә кушылабыз. Бүгенге көндә МХО булган һәрбер кешегә исәнлек, якыннары белән тыныч тормышта очрашу бәхете телибез.
Владимир Чермаков. /Фәрит Имамов фотосы
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев