Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

«Без бердәм булуыбыз белән көчле»

Безнең Олы Аты авылы махсус хәрби операциядә булган авылдашлар белән горурланып яши.

Авылда клуб, китапханә юк. Шулай да, кирәкле белдерүләрне урнаштырабыз, җыелырга җаен табабыз. Авылыбыз кешеләре илебез иминлеген саклаучы ир-егетләребезгә кулыбыздан килгәнчә, ярдәм итәргә тырышабыз. Берничә мәртәбә токмачлар кисеп әзерләдек, маскировка челтәрләре үрдек, җылы киемнәр җибәрдек. 

Бар мөмкинлекләре булган җылы авыл өйләрендә яшибез, ашарга җаның ни тели шул бар, бәйрәмнәрне яратабыз. Шул ук вакытта махсус операция барганны онытмыйбыз. Ул хакта уйлаган саен уллары, газиз балалары, тормыш терәге, пар канаты булган ирләрен уйлап, күпме хатын-кыз күз яшьләре түгә. 

Алар гына түгел, һәр барчабызның уртак борчуы бит ул. Тизрәк җиңү яулап, якыннарыбызның, якташларыбызның исәнсау әйләнеп кайтуын телибез. 

Әле, менә, авылыбызга «Азат ялга кайткан», — дигән хәбәр яшен тизлегендә таралды. Һәрберебезнең аңа кулдан килгәнчә ярдәм итәсе килде. Азат Госман улы Хәсәнов үзе тумышы белән Чистай ягыннан, 1966 елгы. «Әти үзенә тормыш иптәшен ерактан сайлаган, әнине Ташлык авылыннан урлап алып кайткан», — дип шаярта. 

Азат баштарак Түбән Камада гараж кооперативларының берсендә эретеп ябыштыручы булып эшли. Кызганыч, тормыш бит безне төрлечә сыный. Азатның да гаиләсе таркала. Төшенкелеккә бирелеп, кая барырга белми йөргән чагында, бәхетенә, авылыбыздан Рая исемле тырыш хатын белән таныша. Рая аңа: «Әйдә, безнең авылга. Бергәләп йорт җиткерербез», — ди. Шулай итеп, Азат Олы Атыга кайта. Чиркәүдән ерак түгел җир алып, шунда йорт сала башлыйлар. Азатның кулы алтын, аның белмәгән эше юк, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра. Тырыш, юмарт, эшчән егетне чиркәвебезнең атакае Ерей Михаил күреп алып, ярдәм кулы суза. Авыл җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Вәдүт улы Илдарханов та ярдәменнән ташламый. 

Ә инде МХО башлангач, Азатыбыз 2024 елның июлендә, ике дә уйламый, үзе теләп контракт төзи. Йорт та әлегә төзелеп бетмичә кала. «Бу матавык беткәч, өй туе уздырабыз әле», — ди ул үзе. Мәскәүдә яшәүче кызы Адилә дә әтисен рухландырып тора. Азат кызы белән горурлануын яшерми «Минем кызым җиде тел белә, тәрҗемәче булып эшли», — ди. 

«Үкенмисеңме?» — дигән соравыма, «Ул турыда уйларга вакыт юк», — дип җавап бирде Азат. Рая белән сала башлаган йорт та тик тормый, әкрен генә күтәрелә. «Җылылык кертелде, икенче катта яшәргә була», — дип сөенә А. Хәсәнов. 

Азат Госман улы махсус хәрби операциядәге хәлләр турында артык ачылып сөйләргә яратмый. Әле менә күптән түгел генә икенче мәртәбә ялга кайтты ул. Без, авылдашлар, аны озатканда булдыра алганча ярдәм кулы сузабыз, кирәкле әйберләрне җыешабыз. «Якташларга, авылдашларга рәхмәтебез чиксез. Шәһәр һәм район администрациясе дә гел булышып тора. Мондый ярдәм, терәк булганда, әлбәттә, горурланабыз. Элекке начальнигым И. Булатов та зур ярдәм итте», — ди А. Хәсәнов.

Азат Госман улы Хәсәнов Җиңү көнендә — 9 майда туган. Шундый матур бәйрәм көнне туган ир-егетебез озакламый җиңү белән кайтыр дип өметләнеп, ышанып торабыз. Үзе салган өйдә якыннары белән бергәләп, әле озын озак гомерләр яшәргә язсын иде аңа. 

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче батыр йөрәкле ир-егетләребез белән горурланырлык та. Аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез һәм көтәбез.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев