Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

«Без анда бер-беребезгә туганнар кебек»

Илдар Радик улы Шаһитов — үзебезнең Түбән Кама егете.

Биредә 11 нче мәктәпне тәмамлаганнан соң, укуын 23 нче колледжда дәвам иткән. Ул уку йортын уңышлы гына тәмамлап, штукатурмаляр һөнәрен үзләштергән. 

Әнисе Рауза ханым эшләгән «Интехпром НК» заводында оператор булып хезмәт куя Илдар. Әйбәт кенә эшләп йөргән улының хәрби операциягә китәргә карар кылуын ишеткәч, әнисе ни дип тә әйтергә белми, аяз көнне яшен суккан кебек була. Улы инде балачага түгел, ни уйлаганын белеп эшли дип, үзенең хәер-фатихасын бирә. 

Илдар Радик улы 2023 елның 9 июнендә контракт төзеп, МХО зонасына китәргә языла. Башта аларны бер айга Тоцк каласына хәрби өйрәнүләргә җибәрәләр. Биредә беркадәр чыныгу алгач, И. Шаһитовны Ульяновск өлкәсенең «Свияга» батальонына, махсус инженер-сапер батальонына билгелиләр. Армиянең бу төр гаскәрләрнең сугыш хәрәкәтләрен тәэмин итүдә мөһим роль уйнаганын әйтеп тору кирәкме икән?.. Юлларны һәм объектларны миналардан чистарту, пехотага үтәргә юл әзерләү белән шөгыльләнә алар. Илдар батальонның понтон ротасында хезмәт итә. Хәрби көчләр кирәкле вакытта һәм кирәкле урында булсын өчен, күп объектлар — күперләр төзергә кирәк. Алай гына да түгел, сафтан чыккан һәм шартлаудан зыян күргән күперләрне дә тиз арада сафка бастыру максаты куела ротага. 

Хәрби хезмәте, яралануы хакында оялып кына сөйли И. Шаһитов. Шулай да аның Бахмут (Артемовск) янында хезмәт итүе хакында сөйләштек. Бу кала янындагы бәрелешләрнең махсус хәрби операция чорында иң мөһим бәрелешләрнең берсе булганлыгы турында күпләребез хәбәрдар. 

«Иптәшләрем белән иңгә-иң торып, бер-беребезгә ярдәмләшеп тордык. МХО зонасында без бертуганнар кебек. Мин инде үзебезнең «Алга» батальонына күчәсем килеп, берничә мәртәбә командирларга мөрәҗәгать итеп карадым. Тик миңа мондый кыйммәтле кадр безнең үзебезгә дә кирәк дип, калырга үгетләделәр. Батальонда Түбән Камадан мин үзем генә булдым», — ди ул. 

Донецк өлкәсенең шәһәр тибындагы бер бистәсе янындагы юлларны миналардан чистартып, пехотага урын әзерләгәндә яралана Илдар. Бер иптәше белән хәрби бурычны үтәгәндә, аларны Украина ягының пилотсыз очкычы — дрон күреп ала. 2024 елның декабрь ае була бу. Иптәше белән шунда ук окопка качалар. Тик, Илдарның аягына ярчык килеп кадала. Алгы сызыкта беренче ярдәмне күрсәтеп, аны иптәшләре Светлодарск каласындагы хәрби госпитальгә озаталар. Биредә күпмедер вакыт дәвалангач, аягы төзәлеп җиткәнче дип, туган якларына кайтаралар. Без аны иртәгә Казанга китәсе дигән көнне очратып, сөйләшә алдык. 

Мин аналарча борчу белән: «Син бит әле бигрәк яшь, ничек контракт төзеп китәргә батырчылык иттең. Куркыныч булгандыр», — дип сорамый калмадым. И. Шаһитов ирләрчә җитдилек белән: «Миңа гына түгел, ир уртасы абыйларга да куркыныч. Беренче чиратта, куркуыңны җиңәргә өйрәнергә кирәк. Куркып, югалып калсаң — бик тиз һәлак булырга мөмкин», — дип җавап кайтарды. 

Киләчәккә планнары белән кызыксынгач, «Барысы да минем аягымның ничек төзәлүенә бәйле. Әгәр табиблар алга таба да хезмәт итәргә яраклы дип тапсалар — контракт буенча хезмәтемне дәвам итәчәкмен. Ә инде сиңа булды, егет, өеңә кайт, дисәләр — яраткан эшемә кайтам, Укуымны да дәвам итәргә исәбем бар», — диде ул. Илдар Радик улына сәфәренең уңышлы булуын, яралы аягы тизрәк төзәлүен телибез. Типсә тимер өзәрдәй ир-егетләребез сау-сәламәт гаиләләре, якыннары янына әйләнеп кайтсыннар иде.

Фотода Илдар Шаһитов / Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев