Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Батыр уллар үстергән ана

Без килеп кергәндә, Флера апа намазын укып бетергән генә иде әле. Өйгә аяк басуга ук чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана. 86 яшендә булуына карамастан, ул өй тутырып матур гөлләр үстерә, үзе дә яшь, матур күренә.

МХОдагы улы Марат Нургалиев

Флера Зәки кызы Нургалиева – илебезгә батыр уллар үстереп биргән ана. Ул 1939 елның 9 декабрендә районыбызның Болгар авылында туа.

«Үсеп җитеп, бер егет белән очрашып йөри башлаган идем, аны армиягә алдылар. Ул чакта Югары Чаллыдан Гани исемле бер егет тә миңа күз атып йөргән. Егетем: «Гани килсә, куып җибәр аны», – диде. Егетем китүгә, чыннан да, Гани артымнан озата килде бит. Теге Хәмдүнә Тимергалиева җырындагы кебек, тоттым да Ганигә кияүгә чыктым. Шулай итеп Югары Чаллы авылында яши башладык. Матур яшәдек, табак-савыт шалтырамый тормый инде ул, шалтыраса да ватылмасын», – дип искә ала Флера апа.

Авылда ул пекарняда эшли. Күпереп пешкән, авыздан сулар китергән ипи пешерүче һөнәре – мактаулы да, саваплы да. Матур гаиләдә биш бала дөньяга аваз сала: Фирдәвес, Фазыл, Азат, Марат, Айрат. Тормышның тәмен һәм ямен белеп яшәгән көннәрдә ире вафат була. Бергә 32 ел гомер иткән тормыш иптәше йөрәк авыруыннан үлеп китә.

Уллары балачактан ук спорт белән шөгыльләнеп үсә. Айраты бокс белән мавыгып, багана «кыйнап», кулларын канатып бетерә торган була. Кызганыч, Фазыл моннан ун еллар элек бавырына операция ясатканда наркоздан чыга алмый. Аңа ул вакытта нибары 49 яшь кенә була.

Һәлак булган улы Айрат Нургалиев
Һәлак булган улы Айрат Нургалиев

Махсус хәрби операция башлангач, Айрат белән Марат бер-бер артлы үз теләкләре белән шунда китә. Әниләренең: «Олыгайган көнемдә мине кайгы-хәсрәт утларына салмагыз», – диюенә алар: «Без дә бармасак, кем барыр? Борчылма, ни язган – шул булыр», – дип, газиз әниләрен юаталар.

Кайбер тәмсез телле кешеләр аларны «акча өчен киткәннәрдер» дип уйласа да, Флера апа: «Балаларымның берсе дә акчага мохтаҗ түгел, үземнең дә пенсиям бик әйбәт», – дип, моны кире кага.

Улы Азат Түбән Камада юрист булып эшли, Флера апа шуның аша махсус хәрби операциягә киткән улларының хәлләрен белешеп тора. Әмма моннан бер ел элек Айрат батырларча һәлак була. Бу хәбәр ананың йөрәгенә ук булып кадала. Марат исә яраланып, Мурманск шәһәрендәге госпитальдә дәвалана.

«Айратымның фотосурәтен суыткычка куйдым. Янына барган саен, улым, син чынлап та үлдеңмени, дип елыйм. Үлгәненә һич ышанасым килми», – ди Флера апа.

Килене Наташа белән даими аралашып тора. Оныгы Булат инде өйләнеп, үз гаиләсен корган, ә Тимурга әле 20 генә яшь.

Флера Нургалиева
Флера Нургалиева

Исәннәргә гомер, ай, вакыт бик тиз уза. Айратның бер еллыгын да үткәрәләр. Марат яралары төзәлгәч, тагын махсус хәрби операция зонасына китә. «Гел хәбәр биреп тора. Ә хәбәр килмәсә, борчылудан йоклый алмыйм», – ди улының язмышы өчен өзгәләнгән ана.

– Авылыбыз башлыгы Бәгъдәнур кереп, хәлләрне белешеп тора, кергән саен күчтәнәчен дә бирә, – дип рәхмәтләрен укыды Флера апа.

«Чәй эчмичә китмисең», – дип кыстап, чәйләр эчерде. Чәй ясаганда кулларының дерелдәгәнен сизгәнемне күреп: «Янгыннан соң шулай калды инде», – диде.

Флера апа язмышыннан бер дә зарланмый. «Нишлисең, миңа шулай язган инде. Мактанырга яратмадым, әмма эчемдә горурлык хисе бар, аны сүндерәсем килми», – ди ул.

Язмышка буйсынып, кайгыга баш биреп, моңсуланып утырмый Флера апа. Кайгыларын эш белән җиңә. Узган җәйдә 74 бройлер чеби алып үстергән. Балалары, оныклары белән горурланып яши. Флера апаның 10 оныгы, 12 оныкчыгы бар. Алар яраткан әбиләре янына кайтып, хәл белешеп торалар. Азатның кызы Диләрә Кытайда укып кайтып, хәзер Түбән Камада кытай телен өйрәтә.

Олы йөрәкле, сабыр, илебезгә батыр уллар үстергән Флера апага исән-сау гомер итүен, Маратның да исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуын телибез.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев