Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

«Барам» дигәч, каршы килмәдек

Махсус хәрби операция башлангач, күп кенә гаиләләр илебезнең батыр улларын сугыш кырына озатты.

Гуманитар ярдәм җыю пунктында очраттым мин бу сөйкемле ханымны. Ләйсән Мирзанурова биредә өч-дүрт ай тирәсе волонтерлык хезмәте күрсәтә икән. Үзенең улы Азамат та хәзерге вакытта хәрби операция зонасында, узган елның август аенда контрактка кул куеп, сентябрьдә Донецк якларына юл алган.

«Махсус хәрби операция башлангач та, шунда барырга теләвен белдерде ул. Бу хәбәр минем өчен аяз көнне яшен суккандай булды. Ул вакытта баласы да бик кечкенә иде аның, бераз үссен әле, ашыкма, дип бераз көтәргә күндергән идек. Улына ике яшь тулып, балалар бакчасына йөрерлек булгач, үз теләгенә тугры калды улым, китәргә булды. Ир кеше сүзенә каршы килеп буламыни?! Җибәрергә бер дә теләмәсәк тә, озаттык. Азамат артиллерия гаскәрләренә билгеләнде», — дип искә ала Ләйсән ханым. 

Кечкенәдән ата-бабасының үрнәгендә үскән ир бала яшьтән үк армиягә барырга хыялланган. Ир-егет туган илен яратырга, аны дошманнардан сакларга һәм якларга, кыю һәм батыр булырга тиеш, дип тәрбияләгәннәр аны бәләкәйдән. Ләкин, сәламәтлеге буенча аның хәрби хезмәткә алынмау ихтималы да булган. Баланы чыныктыру өчен әти-әнисе аны биюгә биргән, малай карате белән дә шөгыльләнгән. Үсә төшкәч, спортзалга йөрергә яраткан, физик формасын яхшырту өстендә эшләгән. 

Ә инде 18 яше тулгач Азамат теләгәненә ирешә, армия хезмәтенә алына. Хәрби бурычын чын ир-егетләрчә башкарып, кире туган шәһәре Түбән Камага әйләнеп кайта ул. Батырлыгы һәм кыюлыгы канда булгангадыр инде, һөнәрнең дә лаеклысын сайлаган — хәрби операциягә китәр алдыннан янгын сүндерү бүлегендә эшләгән. 

Донецк халык республикасына барып эләккәч, Азамат Мирзануров башта өлкән төзәүче (наводчик) булган, аннары аны өлкән машина йөртүче итеп билгеләгәннәр.

«Улыбыз машинада фронт сызыгына кирәк-яраклар илтү белән шөгыльләннә, яралы солдатларны коткарырга, аларны сугыш кырыннан чыгарырга ярдәм итә. Сентябрь аенда киткәннән соң, әле бер тапкыр да өйгә ялга кайтканы юк. Ике ай ярым вакыт ул алгы сызыкта булгач, кайтыр дип көттек. Тик, аларны шуннан соң штурмга җибәрделәр», — ди солдат анасы.

Бүгенге вакытта Ләйсән Мирзанурова шәһәрнең гуманитар ярдәм җыю пунктында башка волонтерлар белән берлектә актив эш алып бара. Улын фронтка озатканчы да булдыра алганча танышбелешләренә ярдәм иткән. Акчалата да, кемгә күчтәнәч җыеп, кемгә кием-салым җибәрә торган булган. Ә инде хәзерге вакытта буш вакытларында гуманитар ярдәм җыю пункты эшенә үз өлешен кертергә тырыша.

«Тормыш иптәшем Айдар да гел әйтеп тора, барып кил, бераз тынычланып кайтырсың шунда, ди. Дөрестән дә, бирегә килеп, ике-өч сәгать ярдәм итә алсам, күңелемә рәхәт булып китә», — дип уртаклашты Ләйсән ханым. 

Пунктта төрле осталык дәресләре уздыралар, коры душ, исән калу беләзекләре ясарга өйрәтәләр. Кызының да өч баласы бар, 10 һәм 8 яшьлекләре дә бу чараларга бик теләп йөри, гуманитар ярдәмгә үз өлешләрен кертәләр, солдатларга хатлар язалар икән. Мирзануровлар гаиләсендә бүгенге вакытта дүрт онык үсә, барысы да малайлар. Алар да Азамат кебек көчле рухлы һәм кыю булырга хыяллана. Чын ил сакчылары тәрбияләнә бу гаиләдә. 

Ләйсән ханым үзе чәчтараш булып эшли. Килгән клиентларына да махсус хәрби операциядәге егетләргә күрсәтелүче ярдәм турында сөйли.

«Кешеләр еш кына нинди ярдәм кирәклеген, ничек итеп ярдәм итеп булганлыгын белмиләр дә. Мин үзем дә әлеге пунктта эшли башлаганчы болар турында хәбәрдар түгел идем. Ә ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп, мин моңа шатланып туя алмыйм. Бу көннәрдә пунктка килеп, фитыр садакалары калдыручылар да күп булды. Берәү хәтта сигез мең сум акча салып китте. Чәч кисәргә килгән клиентларым да үз өлешләренә кертергә тырыша. Бер көнне бер ханым өч мең сум акча бирде. Мин ул акчага кирәкле медикаментлар алдым, кош тоткан кебек очып пунктка китереп бирдем. Шундый киң күңелле, солдатларыбызга ярдәм итәргә әзер булган кешеләрне күрү бик тә куандыра. Шуңа күрә, мөмкинлек булган саен, мин моның турында кешеләргә сөйлим. Кечкенә генә ярдәм дә зур шатлык бит ул. Бөек Ватан сугышы вакытында тыл ничек көчле булган, без дә шулай булдыра алабыз бит», — дип уртаклашты волонтер. 

Соңгы арада гуманитар ярдәм пунктыннан бик күп кенә егетләрне махсус хәрби операция зонасына озаталар. Аларны кирәк-яраклар тутырылган сумкалар белән тәэмин итәләр, изге теләк-ниятләрен, җылы сүзләрен кызганмыйлар волонтерлар. Чөнки һәр киткән ир-егеттә алар үз улларын күргән кебек булалар. Һәркайсы өчен җан әрни, киткән һәрберсенең исәнимин җиңү белән кайтуларын көтәләр. Волонтерлар арасында якын кешеләрен фронтка озаткан ханымнар байтак. Гуманитар ярдәмне җыйган, туплап тапшырган вакытта һәркайсы үзенең күңел җылысын кушып эш итә. Илебез сакчылары өчен моның никадәр зур ярдәм булганлыгы турында алардан да яхшырак белүче кеше юктыр. 

«Киткәндә улыбыз Азамат: «Гаиләмне, хатыным белән улымны сезгә тапшырам, аларны берүк саклый күрегез, кирәк чакта ярдәм итегез», — дип әйткән иде. Аның теләген үтәргә тырышабыз. Оныгыбыз белән әтисенә хатлар яздык, рәсемнәр ясадык. Улыбызны бик көтәбез. Соңгы тапкыр элемтәгә 14 март көнне чыккан иде, дуслары да, туганнар да гел сорашып, хәл белешеп торалар. «Әни, монда бик кызу вакыт әле, сезнең догаларыгыз бик кирәк безгә», — дип әйтте Азамат соңгы сөйләшүдә», — ди Ләйсән Мирзанурова. 

Азаматка хәзерге вакытта 25 яшь. Тормышның җир җимертеп, яшьнәп яши торган иң матур вакыты. Гаиләсе, якыннары аны зарыгып көтә. Иң кабул була торган дога — аналарның балаларына кыла торган догасы, диләр. Ләйсән ханым да улы исәнлеге өчен көн дә догалар укый. Аның теләкләре кабул булып, солдат егет исән-имин әйләнеп кайтыр дип ышанабыз.

отода: Ләйсән Мирзанурова / Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев