Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

«Авылдашыбызның батырлыгы онытылмас»

Махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребез көн саен үлем белән күзгә-күз очраша дисәк, бер дә хата булмас. Алар арасында минем авылдашлар — Олы Аты авылы кешеләре дә бар.

Авыл әллә ни зур түгел, 220 ләп кенә кеше яши. Шушы кечкенә авылдан махсус хәрби операциягә киткән 3 егетебезгә туган якларына исән-сау әйләнеп кайту насыйп булмады, ә бер ир-егетебезнең әле бүгенге көнгә кадәр хәбәре юк — исән-саумы, билгесез.

Күптән түгел генә авылдашым Валерий Тузеевка да коточкыч хәбәр килеп иреште: аның бертуган энекәше Сергей махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган. Бу яңалык барыбызга да аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итте.

Менә шушы ике авылдашым турында язып китим әле. Валерий белән Сергейның әти-әниләре Анна белән Александр 1982 елны бик яратышып кавыштылар, зурлап туйлар үткәрделәр. Озак та үтми әти-әнисенең сөенече, бәхете булып, бер-бер артлы ике сабый, ике малай дөньяга аваз сала. 

Малайлар үсә, ата-ана тырышып гомер итә. Тик, кызганыч, һәрчак без теләгәнчә генә барса иде бу тормыш... Юк, шул, бер ак полоса булса, артыннан карасы сузылып килә, бәхет яныннан кайгысы да ерак йөрми... Валерий белән Сергей башта әниләрен, аннан әтиләрен җирлиләр. Бәхетләренә, авылдагы әбиләре Зоя түти малайларны ташламый, шәһәргә барып оныклары тормышы белән гел кызыксынып, аларны барлап, карап тора. 

Зоя әбиләре вафатыннан соң, Валерий ике дә уйлап тормый, авылга — Олы Атыга кайта. Аның бу карарын хатыны Евгения дә хуплый. Алтын куллы Валерий нәрсәгә тотынса — шуны булдыра. Аның уңганлыгын, ярдәмчеллеген күреп, белеп алган авылдашлары эшкә чакыралар, шәһәргә барып та кемгә — түшәм, кемгә ремонт ясап бирә, бар эшне дә булдыра.

Сергей да шәһәрдә төрле өлкәләрдә үзен сынап карый, тик сизә — күңеле башка нәрсә көтә, үз урынын тапмый. 

Махсус хәрби операция башлангач, егет уйга кала. Ә 2023 елның август аенда ул үз теләге белән шунда китә. Ярты ел узгач, яраланып, туган якларга әйләнеп кайтты ул. Тик яралары азмы-күпме төзәлүгә: «Мин сугышчан иптәшләрем янәшәсендә булырга тиеш», — дип, тагын шунда юл ала. Сүз тыңлаучан, кыю, тәвәккәл егетне командирлары да бик ошата. Ошатмаслыкмыни — гәүдәсе килешкән, зифа буйлы, таза матур! 

Сергеебызны Рязань каласына укырга да җибәрәләр. Ул анда 3 ай укып, кече лейтенант дәрәҗәсе алып, яңадан МХО зонасына китте. Ике бертуган арасында беркайчан да элемтә өзелмәде. Алар гел бер-берсенең хәлләрен белешеп тордылар. 

Валерий энесенең кайтуына аның квартирына ремонт та ясап куйган иде. «Син кайтуга квартирың курчак өе кебек булачак», — дигән ул Сергейга. 

Сергейның ялга кайту хөрмәтенә, туганнары җыелып шашлык ясыйлар, пылау пешерәләр. Тик кызганыч, бу очрашу соңгысы булыр дип кем уйлаган... Туган көненә алты көн калгач (аңа 38 яшь туласы иде), Сергейның гомере өзелгән. 

Туганының шулай яп-яшь килеш гомере өзелгәнгә Валерий нык кайгыра. Тик үзен кулга алырга көч таба. «Минем әле Сергей энекәшем өчен дә яшисем бар. Әле эшләнәсе эшләрем бик күп. Таштан мунча саласы, әби-бабай нигезен торгызасы», — ди ул.

Валерий белән без күршеләр. Яшь арасы шактый булуга карамастан, иң якын иткән, яраткан күрше ул безнең.

Безнең тыныч тормыш өчен гомерен биргән батыр авылдашыбыз Сергей Тузеев безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. МХО зонасында һәлак булган ир-егетләребезнең батырлыгы онытылмас, тарих битләрендә киләсе буыннарга сакланып калыр.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев