Александр Комаровның батырлыгы онытылмый
Түбән Каманың 8 нче мәктәбендә махсус хәрби операциядә һәлак булган шәһәрдәшебез, танылган журналист Александр Комаров истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Александр 2022 елның октябрендә үз теләге белән фронтка китә һәм 2023 елның февралендә, гомеренең иң чәчәк аткан вакытында, 36 яшендә, Ватан иминлеге өчен үзен корбан итә.
Истәлек тактасын ачу тантанасына туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, укытучылары җыелды. Алар ярдәмчел, максатчан, үз иленең язмышына битараф булмаган Александр турында истәлекләре белән уртаклаштылар.
Шәһәрдәшләребезгә мәгълүм булганча, Александр Комаров телевидениедә эшли, эзләнү экспедицияләрендә катнаша, Бөек Ватан сугышында билгесез югалган геройларының исемнәрен халыкка кайтара, алар турында документаль фильмнар төшерә. «Без андый кешеләрне, аларның батырлыкларын истә тотарга тиеш. Хәтер яшәгәндә геройлар да яши», — дип билгеләп үтте Түбән Кама хәрби комиссары Газинур Ситдыйков.
Александр Комаров — киләчәк буыннар өчен батырлык һәм патриотизм үрнәге. Аның исеме кешеләр күңелендә мәңгегә сакланыр. Фотоларда: мемориаль тактаны ачу мизгелләре.
Максим Липин фотолары
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев