Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бездән сезгә киңәш

Вак кишердән кышка бик тәмле салат ясау ЫСУЛЫ

Бу рецепт бик җиңел һәм гади.

Кишер артык эре булмаганда, аны нишләтергә белгән юк, сакларга калдырсаң, гомумән бөрешеп бетә. Оста хуҗабикәләр алардан кышка бик тәмле салат ясый. Бу рецепт бик җиңел һәм гади.

Ике килограмм вак кишерне блендердан бик ваклатмыйча туратыгыз. 100 грамм сарымсакны изегез, яки вак кыргычтан чыгарыгыз. 300 грамм болгар борычын саламлап турагыз. Шушы яшелчәләргә 150 грамм шикәр комы, ярты стакан уксус, 400 грамм томат пастасы, 250 миллилитр үсемлек мае, ярты чәй калагы төелгән кара борыч, ике аш кашыгы тоз салып, 40 минут кайнатырга. Аннан соң стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга.

Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев