Тыныч йокы, тәмле төш...
Күпләребез көн (төн) саен ук булмаса да, шактый еш төш күрәбез.
Аларның безне сөендерә торганнары да, сагайта торганнары да була. Ә без ни өчен төш күрәбез соң?
Безнең баш мие хәтта без йоклаганда да ял итми. Галимнәр йокы вакытында баш миенең очраклы импульслар бирүен һәм аларны үзе «рәсемгә» әйләндерүен исбатлаганнар.
Йокы вакытында организм тулаем ял итә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, хроник йокысызлык йөрәк-кан тамырлары, диабет, депрессия һәм симерү кебек авырулар китереп чыгарырга мөмкин.
Сукыр кешеләр дә төш «күрә», ләкин алар ишетү һәм тактиль образлар белән «күрә». Бу безнең төшләрнең очраклы рәсемнәр генә түгел, ә баш миенең бер көн эчендә алынган мәгълүматны эшкәртү өчен кулланган механизмы. Хәтта хайваннарның да төшләр күрүен галимнәр раслаган. Песиләр һәм этләрнең йоклаганда аякларын һәм мыекларын селкетүләрен, кайвакыт хәтта ыңгырашуларына игътибар иткәнегез булгандыр.
Бар кеше дә төш күрә, тик кайберәүләр аны уянуга оныталар һәм шунлыктан беркайчан төш күрмибез дип уйлыйлар.
Хәвефле, куркыныч төшләрне, кешеләргә сөйләмәскә киңәш ителә. Шулай ук, яхшы төш күргәндә дә, читләргә сөйләмәсәң хәерлерәк. Чөнки көнчелек белән начарга юрарга, сезгә башка зыян салырга мөмкин.
Йокы безнең организмга ял итү, көч туплау өчен бик кирәк. Ә төшләргә килгәндә, алар әле дә ачылып бетмәгән сер пәрдәсе белән капланган, күп кенә галимнәр әлегә кадәр кешенең ни өчен төш күрүен төгәл әйтә алмыйлар.
Сезнең игътибарга төшләр һәм хыяллар турында тагын берничә кызыклы факт тәкъдим итәбез.
• Кеше 10 тәүлек йокламаса үләргә дә мөмкин.
• Әгәр кеше 5 минут эчендә йоклап китсә, димәк, аңа йокы җитми. Йоклап китүнең идеаль вакыты — 10- 15 минут.
• Төштә күп кенә фәнни ачышлар ясалган һәм бөек әйберләр уйлап табылган. Бөек рус галиме Менделеев үзенең химик элементлар таблицасын төшендә күргән.
• Сукыр кешеләр дә төш күрә ала. Өстәвенә, сукырлык тумыштан булса, андый кешеләрнең төшләре исләр, тавышлар, тактиль хисләр нигезендә була.
• Төш күрүгә уртача алты ел гомер китә. Ә төшләр күрмичә йокласаң кызык та булмас иде.
• Гадәттәге кешенең йоклагандагы позасы аның турында күп нәрсә сөйли. Мәсәлән, сез яралгы кебек еш йоклыйсыз икән, бу сагыну билгесе.
• Күпчелек кешеләрнең уртак төшләре була. Аларның иң киң таралганнары — без очабыз яки егылабыз, берәрсеннән качабыз, имтихан тапшыра алмый кайгырабыз...
• Гырлаганда кеше төшләр күрми.
• Хатын-кызлар үз төшләрендә ир-атларны һәм хатын-кызларны тигез күрсәләр, ир-атлар үз җенесенең вәкилләрен күбрәк күрә.
• Тәмәке тартучылар яки элек тәмәке тартып хәзер ташлаган кешеләр тәмәке тартмаганнарга караганда яктырак төшләр күрәләр.
• Кайвакыт безгә төштә таныш булмаган кешеләрне күрәбез кебек тоела. Әмма фәнни яктан исбатланганча, без үз тормышыбызда бер тапкыр гына булса да, күргән кешеләрне генә төштә күрәбез.
Безнең организм бик зәгыйфь һәм нәзберек, шуңа аны сакларга кирәк, чөнки сәламәтлектән дә кадерлерәк бернәрсә дә юк. Сәламәтлек — безнең тугры дустыбыз һәм теләсә нинди максатка ирешүдә ярдәмчебез.
Фото: freepik. com. сайтыннан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев