Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бездән сезгә киңәш

Татарстанлыларга пенсия тупланмаларын алу тәртибен аңлаттылар

Пенсия тупланмалары 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк гражданнарда формалаша.

Узган ел Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге вафат булган 2,5 мең кешенең хокук варисларына гомуми суммасы 122,8 миллион сум тәшкил иткән пенсия тупламалары акчасын күчергән.

Пенсия тупланмалары 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк гражданнарда формалаша; алар пенсия тупланмалары 2002- 2004 елларда формалашкан 1953-1966 елгы ир-атларда һәм 1957-1966 елгы хатын-кызларда, шулай ук ана капиталын пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруга юллаган гражданнарда, пенсия тупланмалары акчаларын уртак финанслау буенча дәүләт программасында катнашкан кешеләрдә яки шәхси эшмәкәрләрдә дә булырга мөмкин. 

Пенсия тупланмаларын алу хокукы кеше үзе исән вакытта пенсия тупланмалары акчаларыннан файдалана алачак затны билгеләп тапшырган гаризада күрсәтелгән кешеләргә бирелә. Мондый гариза булмаган очракта закон буенча башка туганнары хокук варислары булып санала. 

«Пенсия тупланмалары акчаларын алу өчен иминиятләштерелгән затның вафатыннан соң 6 ай эчендә, пенсия тупланмалары акчалары кайда формалашуга карап, дәүләт хезмәтләре порталында (https://www. gosuslugi. ru/), Социаль фондның теләсә кайсы территориаль органында яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип билгеләп үтте Татарстанның Социаль фонд башлыгы Эдуард Вафин. 

Мәрхүмнең вафатыннан соң ярты елдан артык вакыт узган булса, мөрәҗәгать итү вакыты бары тик суд тәртибендә генә яңадан кайтарылырга мөмкин. 

Гаризага түбәндәге документларны теркәргә кирәк: хокук варисы шәхесен раслый торган документ (паспорт); вафат булучы белән туганлык мөнәсәбәтләрен раслый торган документ (туу турында таныклык, никахлашу турында таныклык, ЗАГС органнары белешмәсе һ.б.); үлем турында таныклык (булган очракта).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев