Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бездән сезгә киңәш

Татарстанлылар пенсия тупланмаларын башка фондка күчерү турындагы карарларын декабрь ахырына кадәр үзгәртә ала

Моның өчен Россия Социаль фондына (СФР) иминиятләштерүчене алмаштырудан баш тарту турында хәбәрнамә тапшырырга кирәк.

Быел пенсия тупламаларын башка фондка күчерү турында гариза биргән татарстанлылар декабрь ахырына кадәр фикерләрен үзгәртә һәм әлеге карарларыннан баш тарта алалар. Моның өчен Россия Социаль фондына (СФР) иминиятләштерүчене алмаштырудан баш тарту турында хәбәрнамә тапшырырга кирәк. Документ фондның клиент хезмәтләрендә һәм дәүләт хезмәтләре порталында кабул ителә.

Хәбәрнамә пенсия тупланмаларын Россия Социаль фондыннан дәүләтнеке булмаган пенсия фондына, бер дәүләтнеке булган фондтан икенче дәүләтнеке булмаган фондка яисә дәүләтнеке булмаган фондтан социаль фондка күчерүне гамәлдән чыгарырга мөмкинлек бирә. 

Пенсия тупланмалары белән кем идарә итүен һәм фондны алыштыру турында гариза бирелгәнме икәнен Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яки Социаль фондның клиентлар белән эшләү о фисларында б елергә мөмкин. 

Тупланмаларны Фондлар арасында күчерү турында гаризаларны кабул итү 2 декабрьдә тәмамланды. Якынча мәгълүматларга караганда, быелның 11 аенда татарстанлылардан 6 меңнән артык гариза кабул ителгән.

Социаль фонд пенсия тупланмаларын вакытыннан алда күчерергә карар кылган барлык татарстанлыларны инвестиция керемен югалту куркынычы барлыгы турында кисәтте. Тупланмалар бер фондта 5 елдан кимрәк сакланган һәм шул вакыт узганчы башка фондка күчерелгән очракта закон нигезендә инвестиция керемнәре тотып калына.

Людмила Кутилина, 
Түбән Кама районында Клиент хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе
Фото freepik. com. сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев