Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бездән сезгә киңәш

Кореяча кабачки ясыйбыз

Көз көне иң арзан яшелчәләрнең берсе кабачкиның кадере булмый кебек. Ә бит бу яшелчәдән менә дигән салат ясап була.

Көз көне иң арзан яшелчәләрнең берсе кабачкиның кадере булмый кебек. Ә бит бу яшелчәдән менә дигән салат ясап була. 

1,5 килограмм кабачки, 3 кишер, 3 болгар борычы, 1 баш сарымсак, бер бәйләм базилик, бер чәй калагы кориандр, бер аш кашыгы паприка, кирәк кадәр ачы борыч, бер аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 80 миллилитр уксус, 80 миллилитр үсемлек мае кирәк булачак.

Кабачкины, кишерне кореяча салат ясый торган кыргычтан кырабыз, болгар борычын турыйбыз. Барысын бер савытка салабыз да, өсләренә үсемлек мае кыздырып агызабыз һәм кабачки согы чыксын өчен 3 сәгать тотабыз. Кабат яшелчәләрне савытка тыгызлап тутырып, сулы кәстрүльдә 20 минут (ярты литрлы банкаларны) кайнатабыз һәм калай капкач белән ябабыз.

фото freepik. com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев