Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бездән сезгә киңәш

КФУ галиме Татарстанда еш күзәтелә башлаган төньяк балкышының куркынычы хакында кисәтте

Шушы көннәрдә төньяк балкышын Саба, Тукай һәм Әгерҗе районнарында фотога төшереп алганнар.

Соңгы елларда Татарстанда төньяк балкышы еш күзәтелә башлады. Элегрәк безнең киңлекләрдә сирәк күзәтелгән әлеге күренешнең югары ешлыгы Җирнең магнит кыры көчсезләнүе һәм кеше өчен куркыныч тудырган кояш җиле йогынтысыннан җитәрлек дәрәҗәдә сакланмавы хакында сөйли. В. П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, КФУның астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».

Шушы көннәрдә төньяк балкышын Саба, Тукай һәм Әгерҗе районнарында фотога төшереп алганнар. Табигать күренешенә Кояштагы кабынулар сәбәпче булган.

«Магнит давыллары көч магнит линияләренең Кояштагы бер таптан чыгып, икенче тапка керүе сәбәпле барлыкка килә, шуның нәтиҗәсендә кояш материясе кысыла һәм шартлау барлыкка килә. Бу процесста корылган кисәкчекләр агымы — кояш җиле аерылып чыга, ул Җирнең магнит линияләрен тишәргә һәм һаваны ионлаштырырга сәләтле. Төньяк балкышы — ионлаштырылган һава ул», — диде белгеч.

Ул төньяк балкышының төрле төсләрдә булырга мөмкин икәнлеген искәртте. Шул ук вакытта, аның төсмерләре атмосфераның пычрану дәрәҗәсе һәм составына бәйле.

Фото: Иптәшләр Татарлар

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев