Яңа ел табынына кишер торты пешерәбез
Бездән сезгә бер рецепт.
Кирәк:
- кишер
- 4 йомырка
- 1 стакан шикәр комы
- 200 гр сыер мае
- 3 стакан он
- 1 чәй кашыгы сода (уксус белән сүндерелгән).
Эш тәртибе:
Кишерне угыч аша чыгарырга, күләме 2 стакан булсын. Атланмайны эретергә, шикәр, сода, йомырка кушып яхшылап болгатырга, он кушарга. Майлы табага җәеп, духовкада 40-45 минут пешерергә. Әзер кишер кексын икегә бүлеп, уртасына эремчекле йомшак сыр яки каймак сыларга. Өстен үзегез теләгәнчә бизәргә.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Фото: freepik. com
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев