Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бездән сезгә киңәш

Гемоглобинны күтәрәбез

Халык рецептларын кулланыр алдыннан дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшергә онытмагыз.

Беренче ысул
300 әр грамм күрәгә, йөзем, караҗимеш, инжирне, кабыклы килеш 2 лимонны (төшләрен алырга) иттарткыч аша чыгарырга һәм тәменә карап, бал салырга. Барысын бергә яхшылап болгатырга. Катнашманы пыяла банкада суыткычта сакларга киңәш ителә. Көнгә 3-4 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабып куясы.

Икенче ысул
250 грамм башлы суганны ваклап турап, 200 грамм шикәр комы, ярты литр су салалар, бергә болгаткач, сүрән утта 2 сәгать тотарга, шуңа 2 аш кашыгы бал салып яхшылап болгатырга. 1 ай дәвамында көнгә 2 тапкыр ашаганнан соң 1 аш кашыгы кабып куясы.

Халык рецептларын кулланыр алдыннан дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшергә онытмагыз.

Фото: freepik. com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев