Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бездән сезгә киңәш

Акча күчергәндә нәрсә язарга ярамый?

Закон тарафыннан ул хәбәрне юллау тыелмый.

Банк карталарыннан акчаны икенче кешегә күчергәндә СМС ярдәмендә акча алачак кешегә хәбәр яисә ул акчаның нәрсә өчен юлланганын язарга мөмкин, дип яза «Шәһри Казан».

Акча күчергәндә нәрсә язарга ярамый?
Закон тарафыннан ул хәбәрне юллау тыелмый. Әмма кайбер очракларда акча күчерүченең картасын банк блокка куярга да мөмкин.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, акча күчерү очракларында мошенниклык билгеләре яисә оешма акчасын «урау юллар» аша башка исәп-хисап счетына күчерергә ниятләү билгеләре булганда, система автомат рәвештә операцияне кире кагып, картаны гамәлдән чыгарачак. Шулай ук, экстремизм, террорчылык билгеләре булган оешмаларга акча юллау очрагы булганда да картаны блокка куячаклар. Ул оешмаларның «кара» исемлеге банк системасында саклана икән. 

Әгәр дә картага төрле кешеләрдән даими рәвештә күп акча күчерелсә; карта хуҗасы моңа кадәр башкармаган операцияләр башкарса да (мисалга, зур сумма күчерсә) карта функциясен үтәүдән туктарга мөмкин. Шулай ук белгечләр, шаярып кына да, СМС-хәбәрдә наркотиклар, ришвәтчелек, экстремизм, корал бәйле һәм шуңа охшаш башка сүзләр кулланмаска киңәш итә. 

Әгәр дә картагызны банк блокка куйган икән инде, моның чыннан да банк тарафыннан эшләнелгәнме икәненә инану өчен банк кушымтасына кереп карарга киңәш ителә. Шулай ук колл-үзәккә шалтыратырга яисә банк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә була. Бу мошенниклык очрагы түгелме икәнен раслау өчен эшләнелә. Чөнки банк картагыз блокка куелды дигән СМС юллап, мошенниклар картага бәйле мәгълүматларны сорарга мөмкин. 
Әгәр дә банк картасы «ялгышлык» белән блокка куелган икән, бу мәсьәлә тәүлек эчендә хәл ителәчәк, дип искәртә белгечләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев