Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бездән сезгә киңәш

Айва һәм караҗимеш белән тутырылган үрдәк РЕЦЕПТЫ

Яңа ел табынына үрдәк пешерү серләре.

Әфлисун согында маринадланган, айва һәм караҗимеш белән тутырылган үрдәк. Яңа ел табынына үрдәк пешерү серләре белән «Шәһри Казан» белән Актаныштан Ирина Заһретдинова уртаклаша.

Уртача зурлыктагы үрдәк түшкәсен иң элек тозлы суда тоттым. Моның өчен 10 литр җылы суга 1 кап чамасы тоз салып, яхшылап болгаттым һәм шунда үрдәкне батырып куйдым (эчке өлешенә дә су керерлек итеп). Шул рәвешле иртәннән кичкә кадәр үрдәк әлеге катнашмада торды. 

Кич исә үрдәкне тозлы судан алып, эчен-тышын салфетка белән яхшылап корыттым һәм төнгә маринадлап куйдым. 

Маринадны болай ясадым:
1 әфлисунның согын сыктым, аңа 2-3 аш кашыгы соя соусы, 1,5 чәй кашыгы дижонская горчица (горчицаның башка төрлесе дә ярый), 2 чәй кашыгы бал кушып, яхшылап болгаттым. Үрдәкнең итле өлешләрен зубочистка белән тишкәләп чыктым. Эченә һәм тышына яхшылап әлеге маринадны сөрттем һәм салкын җиргә урнаштырдым. Минем очракта бу урын өебезнең веранда өлеше иде. Суыткычка куйсагыз да була. 

Әмма икенче көнне пешәргә тиешле үрдәккә бераз арткы планга күчәргә туры килде. Шул рәвешле, әфлисун маринадындагы кошыбыз верандада ике төн уздырды. Тыныч кына ятмады ул анда, вакыт тигәндә әйләндергәләп тордым.

Өченче көн тугач, ниһаять, үрдәккә чират җитте. Эченә айва һәм караҗимеш тутырдым, аскы яктан киселгән өлешен зубочистка белән яхшылап эләктереп чыктым. Үрдәгебезне махсус пакетка салып, калган маринадны өстенә агыздым да, пакет очын яхшылап бәйләп, газ миченә озаттым. 

200-180 градуста якынча 1,5 сәгать пеште. Монда инде һәр хуҗабикә үз газ миченең «холкына» карап эш итәргә тиештер. 1 сәгать пешкәч, пакетның өске өлешен кистем. Алай иткәндә үрдәк кызарып, матур төскә керә. 

Әллә маринадта озак торганга, үрдәк телне йотарлык тәмле, сусыл булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев