Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бер-беребезгә якынрак булыйк

Түбән Камада мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында спартакиада узды

Спартакиадада 50 дән артык кеше катнашты.

«Шинник» спорт комплексы залында мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында спартакиада узды. Мондый чара инвалидлар ункөнлеге кысаларында ел саен үткәрелә. 

Спартакиадада 50 дән артык кеше катнашты. Спортчылар алты спорт төрендә көч сынаштылар.

«Безнең танылган җиңүчеләребез дә бар. Татарстан күләмендә генә түгел, хәтта быел бер спортчыбыз Түбән Новгородта шахмат буенча беренче урынны яулады. Бу бик зур уңыш. Коляскада гына хәрәкәтләнүләренә карамастан, спорт остасы дәрәҗәсенә ирешкәннәр дә бар», — ди Түбән Кама инвалидлар җәмгыяте рәисе Резеда Хайнецкая.

Бу спартакиадага ярышларда катнашу өчен генә түгел, бер-берсе өчен җан атып, аралашырга килүчеләр дә күп булды. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр еш күрешә алмый.

«Кәефебез бик яхшы! Ниһаять, барысын да күрдем, һәркем белән диярлек аралаштым», — дип, шатлыгы белән уртаклашты Эльвира Әскәрова. 

Ярышлар тәмамлангач, спартакиадада җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр, аларга төрле дәрәҗә дипломнар һәм медальләр тапшырылды.

Әлбәттә, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт тормышы әлеге турнир белән генә бетми. Елына 20 дән артык шундый ярышлар оештырыла. Аларның күбесе республика һәм Бөтенроссия күләмендә уза.

Александр ХАЛИН

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев