Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бер-беребезгә якынрак булыйк

Галиҗанәп укытучы

Дөньяда бик күп төрле һөнәрләр бар. Һәркайсы кирәкле, һәркайсы үз урынында бик мөһим.

Ә менә шушы һөнәр ияләренең башында аларны укыткан Укытучы тора. Балаларыбызга аң-белем генә түгел, тәрбия дә бирүче кеше ул. 

Һәр кешенең мәктәп елларына бәйле күңелле истәлекләре була. Әйе, мәктәп кеше тормышында зур роль уйный. Еллар узган саен хәтердә күп нәрсә юыла, онытыла, ләкин дөньяны таныта, өйрәтә башлаган мәктәпне оныту мөмкин түгел. Кешеләр дә тормышта ышанычлы атлый, чөнки аларның йөрәгендә — туган мәктәбе җылысы. Мәктәп үткән белән хәзерге, балачак белән олылар арасын тоташтырып торучы күзгә күренмәс, йөрәктә сакланган җеп ул! 

Мәктәпкә тәүге адымын кеше бала чагында ясый. Нәкъ менә мәктәп аңа зур дөньяга, белем дөньясына юл ача, анда укытучылар туган җиргә, халыкка, аның традицияләренә мәхәббәт тәрбияли, кешегә тормышка юллама бирә, аны шәхес буларак формалаштыра. 

42 ел эчендә безнең мәктәп диварлары аша 281 чыгарылыш сыйныф укучысы (1984- 2011 елларда Трудовой бистәсендә мәктәп урта белем биргән), соңрак статусы үзгәргәч 255 чыгарылыш сыйныф укучысы үтте һәм кулына аттестатлар алды. 

Кайбер укучылар югары белем алып, туган мәктәпләренә әйләнеп кайттылар, хөрмәткә лаек укытучылар булдылар. Ләйсән Сафина, Иван Петров, Наталья Биряльцева, Людмила Петрова әнә шундыйлардан. 

Аларга укытучы һөнәрен сайларга кем булышкан? Элекке укучыларны үз мәктәпләренә яңа сыйфатта кайтырга нәрсә этәргән? Шушы һәм башка сораулар белән мәктәп директоры, 1986 елда безнең мәктәпне тәмамлаган Ләйсән Илгизәр кызы Сафинага мөрәҗәгать иттек.

Ул Трудовой бистәсендә туып-үскән. 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, Алабуга пединститутына укырга керә. Ләйсән Илгизәр кызы истәлекләреннән: «Минем бик тарих укытучысы буласым килде. Бу фәнне укыткан Татьяна Ивановнаны без бик яраттык. Укучыларга яңа материалны җентекләп, бала күңеленә барып җитәрдәй итеп аңлата иде. Ул кырыс, ләкин гадел булды. Аның безгә никадәр игелекле, ярдәмчел икәнен, проблемаларыбыз, борчуларыбыз белән яшәве мине таң калдырды. Кыскасы, Татьяна Ивановна мәктәптә безнең өчен әни иде. Укытучы бала күңеленә хуш килә икән, аңа ул укыткан фән дә ошый. Шуңа күрә мин документларны тарих факультетына тапшырдым. Тик тарихтан тапшыргач, рус теленнән имтиханга керер алдыннан документларны физика-математика факультетына күчердем. Менә шулай итеп, мин физика һәм математика укытучысы булдым».

Мәктәптә белгечләр җитмәгәнлектән, югары белем алырга өлгермичә, 1990 елда Ләйсән Сафина туган бистәсенә кайта һәм физика укыта башлый. Ул беренче көннән үк үзен чын педагог буларак күрсәтте. Башкача була да алмый. Чөнки аның янәшәсендә остазлары, үзен укыткан мөгаллимнәре эшләде, алар аңа һөнәр сайларга булыштылар, балаларга белем бирүне ышанып тапшырдылар. 

Ләйсән Илгизәр кызы үз һөнәрен ярата, балаларга игелекле, гадел. Яшь белгечнең тырышлыгын районда да тиз күреп алалар. 2000 елда ул директорның уку-укыту буенча урынбасары булып эшли башлый, 2011 елдан аны мәктәп директоры итеп билгелиләр. «Үзеңне укыткан укытучылар эшләгән коллектив белән җитәкчелек итү авыр түгелме соң?» дигән сорауга: «Мәктәп җитәкчесе булу җиңел түгел. Янымда яраткан укытучыларым, алар булыша, бар җаваплылыкны аңлыйлар, миңа һәрвакыт ярдәм итәләр, киңәшләрен биреп торалар», — дип җавап бирде ул. 

Педагогика өлкәсендәге уңышлары өчен Ләйсән Илгизәр кызы Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсенең, Түбән Кама муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталарына лаек булган, халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитеты Мактау грамотасы, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты башлыгының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнде. 

Һәр яңа теманы кызыклы итеп җиткерә, дәресләрдә уңышлы алымнар куллана. Ул укучыларны аңларга тырыша, алар белән уртак тел таба белә. Укытучы һөнәре беренче карашка җиңел булып тоелса да, бу хезмәт бик зур җаваплылык таләп итә. Укытучыга һәрвакыт заманча булырга, белемен үстерергә, тәҗрибәсе белән уртаклашырга да вакыт таба алырга кирәк — бу заман таләбе. 

Бала күңеленә белем орлыклары чәчкәндә, тормыш тәҗрибәңне, күңел җылыңны кызганмыйча бирергә кирәк шул. Менә шул чакта гына чәчкән орлыклар шытым бирә.
Ирина Петрова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев