Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Ярыкка «прививка» ясау

Мондый алым куакларны һәм декортив агачларны үрчеткәндә киң кулланыла. Кыш уртасында (йомшак климат шартларында) яраклы үсентенең узган елгы ботагыннан чыбыкча әзерлиләр. Аларны бергә бәйләп, 15 сантиметр тирәнлеккә туфракка һәм комга күмеп, вертикаль рәвештә саклыйлар -чыбыкчалар кипми, ә салкын җир үсешен тоткарлаячак. Яз җитүгә, ялгау өчен үсентене сайлап алалар яки куәтле...

Мондый алым куакларны һәм декортив агачларны үрчеткәндә киң кулланыла. Кыш уртасында (йомшак климат шартларында) яраклы үсентенең узган елгы ботагыннан чыбыкча әзерлиләр. Аларны бергә бәйләп, 15 сантиметр тирәнлеккә туфракка һәм комга күмеп, вертикаль рәвештә саклыйлар -чыбыкчалар кипми, ә салкын җир үсешен тоткарлаячак.
Яз җитүгә, ялгау өчен үсентене сайлап алалар яки куәтле тамырның бер өлешен аералар; аннары чыгарып туфрагын юып алалар. «Прививка»ны тамырның өске өлешендә яки үсемлекнең кәүсәсендә ясыйлар. Үткен пычак белән ялганманы горизонталь кисеп, кискән урында 3 сантиметр тирәнлектә вертикаль ярабыз.
Чыбыкчаны казып чыгарып, бөреләре җитлеккәнен сайлап алабыз. Өстәге бөре астыннан кыек итеп кисәбез, 15 сантиметр аска төшеп, вертикаль буенча кисәбез. Ботакның астагы өлешен 4 сантиметр озынлыкта кыек кисеп ял-гар өчен чөй ясыйбыз: берсен бөредән башлап, икенчесен - каршы яктан. Чыбыкчаны ярыкка тыгабыз. Ялганган урынны полиэтилен тасма белән ныгытып бәйлибез. Чыбыкчаның кәүсәсен бакча сумаласы белән сылыйбыз.
«Прививка» ясалган үсентеләрне, ком ялганган урынны өстә калдырып, торф салынган әрҗәгә кү-меп куябыз. Әрҗәне салкын парникка яки ябык камерага урнаштырабыз. Һава температурасы югарырак булган саен, прививка урыны тизрәк ялганачак. Шулай да игътибарлы булыгыз - ялгану урыны корый күрмәсен. «Прививка» урыны ялгангач, тасманы сүтә-без. Үсентене чүлмәккә яки ачык грунтка утырта-быз. Ялганмада үсеп чыккан бәбәкләрне кисеп алабыз.
А.Никонов
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев