Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Үсентеләрне әзерләү вакыты җитә

Февраль аена керергә генә җыенабыз бит әле, дип тынычланырга ашыкмагыз, нәкъ менә хәзер тәҗрибәле бакчачылар җиң сызганып эшкә керешә дә инде.

Яшелчә үсентеләре өчен туфракны көздән әзерләп куюны гадәткә кертегез. Кибет туфрагы кыйммәт тә, ышанычлы да түгел. Уңдырышлы туфракны әзерләп калдырган булсагыз, яз җиткәч кибет туфрагы белән кушып бераз, көл өстәп әзерлибез. 

Туфракны зарарсызландыру максатыннан сыек кына марганцовка эремәсен сибегез. Бер тәүлектән соң орлыкларны чәчәргә була. Туфрак салганчы, савытларны да хлор известе эремәсе (10 литр суга 200 грамм) яки бакыр купорос эремәсе (10 литр суга 100 грамм) белән дезинфекцияләргә кирәк. 

Февраль уртасында теплицалар өчен биек булып үсә торган сортлы помидор орлыгы чәчәргә була. Орлыкларны артык тирән утыртырга ярамый: орлык аның өч тапкыр калынлыгындагы туфрак катламы белән капланырга тиеш. Үсентеләр белән бүлмә гөлләре янәшә булмасын, чөнки алар корткычлар белән зарарланган булырга мөмкин, алар яшелчәләргә күчеп, бар эшегезне юкка чыгарырга мөмкин. Күчереп утыртканнан соң үсемлекләр ияләшеп китсен өчен аларны 2-3 көнгә турыдан-туры кояш нурларыннан каплап куярга кирәк. 

Үсентеләр тигез үссен өчен, кояшлы якка боргалап торырга кирәк. Үсенте нык булса, суны еш сибү кирәкми. Үсентеләргә кар суын эретеп сибәргә тырышыгыз. 

Фото freepik. com.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев