Үсентеләр суган белән йомырка кабыгы ярата
Бакчачыларга киңәш.
Суган төнәтмәсе кәлшәләргә файдалы булудан тыш ул дезинфекция дә ясый, дип яза «Ватаным Татарстан» сайты. Аны әзерләү өчен 5 л суга 20 г суган кабыгы салып, берничә көн төнәтәсе. Аннары төнәтмәне атнага бер тапкыр сибәргә ярый.
Йомырка кабыгы шулай ук үсентеләр өчен файдалы. 3 литрлы банканың 2/3сенә йомырка кабыгы, аның өстенә җылы су салып, 4 көн тотарга. Аннары 1:3 күләмендә су белән болгатып, кәлшәләргә сибәргә.
Материалга иллюстрация Freepik сайтыннан алынды, автор: wirestock
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев