Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Түбәнкамалыларга апрель аенда бакча эшләре турында сөйләделәр

Бу айда әле бакчаларда кар эреп бетмәсә дә, бакчачылар өчен эш башлана инде.

Иң беренче итеп, бакчаны җыештырып алырга кирәк. Үсемлек калдыкларын, чүп-чар, яфракларны зарарсызландырып, компост чокырына җыярга. Җиләк-җимеш агачларының кәүсәләрен агарталар. Агарту артык җылынудан саклый, чәчәк атуны тизләтә һәм кайры астында кышлаган зарарлы бөҗәкләрне юк итә. 

Агачларның корыган, сынган, зәгыйфь, авыру ботакларын кисеп алып яндырырга. 

Бу айда ачык грунтка чәчү өчен яшелчә орлыкларны барларга, тишелешләрен тикшерергә кирәк. Кар эреп бетүгә туфракка азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы, тирес сыекчасы) кертергә онытмагыз. Чөнки нык дымлы туфракта алар яхшырак эри, язгы су инде аларны аскы катламнарга агызып төшеп китә алмый. Бакча җиләге үстерсәгез, бу ысул аеруча отышлы. 

Күпьеллык батун суган, рәваҗ, кузгалак, бакча җиләге кишәрлекләрендәге үсемлек калдыкларын тырмалап алыгыз, минераль ашламалар кертеп, рәт араларын йомшартып чыгыгыз. 

Язның ничек килүенә карап, утыртырга 3 атна чамасы калгач, бәрәңгене баздан чыгарып, үрдерер өчен ачык һавада яисә якты корылмада таратып куярга кирәк. 

Туфракны эшкәртү белән үк кишер, петрушка, укроп, редис, салат, шпинат, борчак, аш чөгендере, яшел кыяк өчен суган, башлы суган өчен орлыклык суган, сарымсак, иртә өлгерешле ак башлы кәбестә утырта башларга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев