Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Тәҗрибәле бакчачы киләчәк уңышны эсседән саклау буенча киңәшләр бирде

Иртән һәм кич мул итеп су сибәргә кирәк.

Казаннан тәҗрибәле бакчачы Николай Свиридов үсемлекләрне эсседән саклау буенча киңәшләре белән уртаклашты. Киңәшләрне «КП — Казан» басмасы тәкъдим итә.

Теплицаларны эссе вакытта ике яктан да ачык тотарга кирәк, дип киңәш итә бакчачы, чөнки урамда +30 градус булганда, теплицада һава +50гә кадәр җылынырга мөмкин.

Свиридов сүзләренчә, иртән һәм кич мул итеп су сибәргә кирәк, ә җир дымны тотсын өчен, түтәлләргә мүлчә салырга мөмкин. Моны болай эшлиләр: салам, торф, вак таш, уталга чүп, тирес яки кисеп алынган үләнне туфракка 5-10 сантиметрлы катлам белән, тыгызламыйча салалар.

Эсседә җирне ашлау киңәш ителми, чөнки бакчачы фикеренчә, үсемлекләр шулай ук стресс кичерә, ә ашламалар аны көчәйтә генә.

Шулай ук, түтәлләргә күләгә ясарга да була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев