Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Танылган бакчачы агачларны язгы эшкәртү ысуллары белән уртаклашты

Бөреләр ачылганчы, куакларны өч төрле эшкәртү зарур.

Танылган блогер-бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина яз көне җимеш агачларын эшкәртү ысуллары турында сөйләде. 

«Иртә яздан, җиләк-җимеш агач-куакларын эшкәртү кирәген искә төшереп китәм», — дип яза бакчачы.

Бөреләр ачылганчы, куакларны өч төрле эшкәртү зарур:

  • Төрле авырулардан;
  • Корткыч бөҗәкләрдән;
  • Агач кәүсәләрен агарту.

1. Авырулардан эшкәртү.
Бордоская смесь, бакыр купоросы яки инде башка төрле әзер препаратлар (исемнәре төрле була) кулланырга мөмкин. Инструкциясендэ күрсәтелгәнчә суга кушып, җилсез көнне, барлык ботаклары да юешләнерлек итеп, сиптерәбез.

2. Корткыч бөҗәкләрдән профилактика ясау.
«Искра», «Фетоверм», «Биотлин» һ.б препаратларын кулланабыз.

Ике эшне берьюлы да эшләргә мөмкин.
Ике төрле (бөҗәкләрдән+авырулардан) препаратны бергә кушып сиптерәбез.

3. Агач кәүсәләрен агарту.
Агарту, язгы кояш кәүсәне пешермәсен өчен һәм шулай ук, корткычлардан профилактика буларак та эшләнә.

Фото: Рәмзия Әхмәдуллина

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев