Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Табигый ашлама кулланыгыз

Файдалы киңәшләр

• Бер литр җылы суда 5-6 йомырка агын болгатып, бер атна тотарга. Килеп чыккан сыеклыкны 10 литр суга өстәп бүлмә гөлләренә сибәргә. Бу билгеле бик күп, сез аны үзегезгә җитәрлек итеп чамалагыз. Бу төнәтмәнең исе бик начар, әмма гөлләргә искиткеч файдалы.
• Бер савытка суган кабыгы тутырып, су коябыз. Бер тәүлек төнәткәннән соң, сөзеп, суын гөлләргә сибәргә. Бу ашлама гөлләрне дә үстерә, туфракны да зарасызландыра.
• Әфлисун кабыкларын суга салып, өч тәүлек төнәтәбез. Аннан сөзеп, пульверизатордан яфракларга бөркибез. Төрле корткычлардан арыну өчен менә дигән чара бу. Өстәвенә һаваны да сафландырып җибәрә.
• Йомырка кабыгын ваклап, берничә тәүлеккә суга салып торабыз. Соңыннан сөзеп, суын ашлама сыйфатында кулланабыз.
• Ярты литрлы банка белән утын көлен 10 литр суга болгатабыз да, гөлләрне тукландырабыз.
• Көнбагыш кабыгын да дренаж итеп чүлмәк төбенә салып калдырырга була. Аны шулай ук авыр туфракны көпшәкләндерү өчен дә кулланырга мөмкин.
• Бүлмә гөлләренә кайчакта газландырылган минераль су сибү файдалы. Углекислый газ чүлмәк кырыена утырган ак юшкын катламын бетерә.
• Бер аш кашыгы шикәр комын ярты литр җылы суга салып эретеп сибәбез. Шикәр комын туфрак өстенә сибеп, аның өстенә су сибә аласыз. Моны айга бер тапкыр эшләргә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев