Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Суган орлыгы алдыгызмы?

Алырга өлгермәгән булсагыз, бу язмадагы киңәшләргә игътибар итегез.

Әйе, күбебез утыртасы вак суганны (сенчик) февральдә үк сатып ала. Тик кыштан ук алган суган үсә башлый, аны майга кадәр саклап булмаска да мөмкин. Чөнки сенчик селкеткәнне, урыныннан кымшатканны яратмый. 

Алырга өлгермәгән булсагыз, бу язмадагы киңәшләргә игътибар итегез. 

Әгәр вак суган (8-14 миллиметр) аласыз икән, җиңел булганга, килога бик күп керә. Тик ул зур үсми, чәчәк атмаса да (кайсыдыр якта «муллалана», кайсыдыр якларда «бәбәкләнә», «кәкәйләнә» диләр) эре булмый, уртача суган яраткан кешеләргә яхшы вариант. 

14-24 миллиметр зурлыкта, бармак башыннан чак кына ваграк, уртача суган — иң яхшы сенчик. Тиз үсеп китә, суганы да эре була.

Бармак башыннан зуррак суган килога аз керә, тиз баш җибәрә. Зурлыгы 24-30 миллиметрлы суганны кыяк өчен генә утыртырга мөмкин. Ул арзан тора, әмма аннан башлы суган чыкмый. 

Ә инде урын сайлаганда, суганны узган сезонда помидор, ташкабак, кәбестә үскән урынга утыртыгыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев