Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Суган чебененнән ничек котылырга?

Быел күп бакчачылар суган чебененнән зарлана.

Суган кыяклары саргаеп кибә икән — бу инде яшелчәгә нәкъ шул алда телгә алган корткыч бөҗәк ияләшкән дигән сүз. 

Быелгы уңышны инде коткарып булмас кебек, бу язмадагы киңәшләр киләсе ел өчен кирәге чыгар, саклап куегыз. 

Суган чебене язын тузганак чәчәк аткан вакытта күренә башлый. Аксыл төстәге чебен суган, сарымсак түтәлләрендә аларның күренеп торган җирләренә үзенең йомыркаларын сала. Бер атна чамасы вакыт үткәч, әлеге йомыркалардан чыккан личинкалар суганчаның эченә үтеп керә һәм суганны тамырыннан ашый башлый. Чебен зарарлаган суган чери, кыяклары саргая һәм кибә. Әгәр бакчагызда суган вакытсыз кибеп корый башлаган икән, йолкып карагыз. Әлеге вак кортлар күренсә — кичекмәстән аңа каршы көрәш эшләрен башларга кирәк. 

Иң беренче эш итеп, зарарланган суганнарны йолкып, бер савытка җыеп бакчадан читкә ташларга, зарарланган туфракны казып читкә ташларга, һәм түтәлне 30-40 сантиметр тирәнлектә казырга. Киләсе елларда бу урынга һәм, хәтта якынрак та суган утыртырга ярамый! 

Суганнарны чебен зарарламасын өчен утыртканда ук кайбер профилактик чараларны үткәрергә кирәк. Әйтик, бер литр суга ике аш калагы тимер купоросы салып, орлык суганы өстенә сибәргә. Ике сәгать үтмичә суганны утыртмаска. 

Шулай ук бер кашык каен дегетен бер литр җылы суда эретергә, шул катнашмага бер-ике кашык эретелгән кер сабынын өстәп болгатырга. Шушы эретмә белән суганнарны эшкәртәбез. Чәчәр алдыннан суганчаларны юарга кирәкми. Бу алымнарны үтәгәндә, суган чирләргә һәм корткычларга бирешер дип борчыласы юк. 

Суган чебененнән саклау өчен, суган орлыгын 2-3 сәгать марганцовканың куе кызыл эремәсендә тоту да нәтиҗәле чара булып санала. Алдан әйткәнебезчә, чебен йомыркасын тузганак чәчәк аткан вакытта сала. Шушы вакытта чебенне куркытыр өчен суган түтәлләренә тәмәке, чабрец кебек хуш исле үсемлекләр ташлагыз. 

Бу профилактик чараларны башкарырга онытсагыз һәм түтәлдәге суган кыяклары саргая башласа, тозлы су (10 литр суга 100 грамм тоз) сибеп карагыз. Тик башта түтәлгә мул итеп чиста су сибәргә онытмагыз. Мондый эшкәртүне 10 көн саен 3 мәртәбә башкарырга кирәк. 

Автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев