Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Рассада нык булсын дисәң...

Моның өчен гап-гади йөзем җимеше кирәк.

Оста бакчачылар сере: рассада нык булып үссен өчен йөзем җимеше кирәк. 

Йөзем җимеше төнәтмәсендә витаминнар һәм микроэлементлар күп, глюкоза да бар. Ә яшь үсентеләргә нәкъ менә глюкоза кирәк.

Файдалану тәртибе: бер уч йөзем җимешенә 1 литр кайнар су салып, 1 сәгать чамасы төнәтергә. Сыеклык бүлмә температурасына кадәр суынгач, сөзегез һәм рассадага сибегез. Йөзем төнәтмәсе сипкәнче, туфракка чиста су сибеп, чылатыгыз.

Рассада утырткач, үсентеләр шытып чыкканнан соң 2-3 атна узгач, йөзем төнәтмәсен сибәргә була. Процедураны 10 көнгә 1 тапкыр кабатларга мөмкин. Төнәтмә тулысынча табигый булу сәбәпле, аны артык куллану куркыныч юк, диелә бу хәбәрдә.
Чыганак

Фото: "Татар-информ" архивы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев