Нинди сорт сайларга?
Татлы борыч — «Калифорнийское чудо» эре, татлы сорт, кызу көннәрне яхшы кичерә.
Помидорның «Малиновый гигант» сорты тәмле һәм фитофторага чыдамлы эре җимешле сорт. «Сибирский скороспелый» — тиз өлгерә, җәй кыска булганда да җимеш бирә торган сорт.
Кишер — «Нантская» сорты инде ничә еллар бакчачылар арасында I урында. Чөнки ул сусыл һәм татлы тамыр җимеше бирә торган һәм вакыт белән сыналган сорт.
Кыяр утыртканда «Маша F1» сорты иртә өлгерә торган гибрид сорт, авыруларга чыдам һәм мул уңыш китерә. «Зозуля F1» — теплицаларда һәм ачык грунтта үстерергә яраклы иртә сорт.
Татлы борыч — «Калифорнийское чудо» эре, татлы сорт, кызу көннәрне яхшы кичерә. «Богатырь» ачык һавада да яхшы үсә. Ул югары уңыш бирүе һәм 200 граммга кадәр үсүче эре җимешләре белән аерылып тора.
«Золотое сердце» — җимешләре алтынсу-сары төстә була. Борычы татлы, итләч һәм бик хуш исле. Ул югары дымлылыкны яхшы кичерә һәм озак вакыт саклау өчен яраклы.
Карбыз утыртып карарга уйласагыз «Огонек» дип аталганын үстереп карагыз. Ул — иртә өлгерә торган сорт, җимешләре татлы һәм сусыл.
Баклажанның «Алмаз» сорты эссегә һәм корылыкка чыдам, эре җимешләрдән тотрыклы уңыш бирә.
Кәбестә — «Мегатон F1» — салкынга чыдам, эре һәм тыгыз башлы гибрид.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев