Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Маринад тәмле булсын өчен нишләргә?

Киңәш базары

Кыяр яшел төсен сакласын өчен – башта банкага кайнар су салыгыз. Чама белән 10-15 минуттан соң гына суны бушатып, маринад коегыз.

Әгәр банка эчендә помидорлар ярылса – ярдәмгә имән яфрагы килер. Шулай ук имән агачы кайрысы төнәтмәсе (70 миллилитр чамасы) салынган банкадада помидорлар ярылмас. Ә инде кул астыгызда имән яфрагы да, кайрысы да булмаса, помидорларның сабактан өзеп алынган урынын тишегез.

Маринад тәмле булсын өчен – гади серкәне алма серкәсе белән алмаштырыгыз. Тозны да, диңгез тозын алыгыз. Гадәти шикәр комы урынына камыш шикәре салу да маринад тәмен үзгәртә. Һәм иң мөһиме –кран суын файдаланмагыз. Һич югы фильтрдан чыккан су кулланыгыз.

Яшелчәләрнең тәмен үзгәртер өчен кышка салатлар ясаганда – болгар борычын тозлаганда чөгендер телемнәре салыгыз. Лечога сары җимеш өстәгез. Баклажан икрасына яшел груша кушыгыз (литр ярым икрага – ике груша). Помидор тозлаганда банкага бер-ике алыча салсагыз, бөтенләй башка тәм булыр.

Банкалар «атмасын» өчен – капкач белән каплар алдыннан гына берәр аш калагы аракы яки спирт кушыгыз. Бер чеметем гәрчич орлыгы салган банкалар да атмаячак. Шулай ук кызыл карлыган салган банкалар да озак сакланыр. Иң мөһиме – капкачларны япкач, банкаларны әйләндереп куярга иренмәгез. Бу капкачлар банкага яхшырак ябышсын өчен кирәк.

Капкачларны кайнар суда кайнатыргамы? Юк, аларны чиста итеп юуу да җитә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев