Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Көзен казып калдырыргамы?

Мәҗбүри түгел. Чөнки соңгы елларда туфрак һәм аның составы өстендә төрле тәҗрибәләр үткәрүче галимнәр шундый нәтиҗәгә килгәннәр. Аларга ышансаң, туфракны тирән итеп, җирнең астын-өскә әйләндереп казу грунтның төзелешен боза икән. Ә туфрак микроорганизмнары исә, гумус аркылы тирәнгә төшеп китеп, кислород җитмәүдән һәлак булалар. Моннан тыш, актарылган җирне җил «ашый». Галимнәр,...

Мәҗбүри түгел. Чөнки соңгы елларда туфрак һәм аның составы өстендә төрле тәҗрибәләр үткәрүче галимнәр шундый нәтиҗәгә килгәннәр.
Аларга ышансаң, туфракны тирән итеп, җирнең астын-өскә әйләндереп казу грунтның төзелешен боза икән. Ә туфрак микроорганизмнары исә, гумус аркылы тирәнгә төшеп китеп, кислород җитмәүдән һәлак булалар. Моннан тыш, актарылган җирне җил «ашый».
Галимнәр, грунт суларына якын, балчыклы бакчаны гына көзен казырга кирәк дигән фикерне дә җиткерә. Моны көзге яңгырлар башланганчы эшләргә кирәк. Шулай да җирне 15 см дан да тирәнрәк казырга кирәкми. Ә җиңел, көпшәк, комлы туфракны көзен казудан мәгънә юк. Иң яхшысы: тырмалап чыгу.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X