Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Күршең белән талашмас өчен...

Нәрсә эшләргә? Алмагачлар, төрле агачлар утыртканда, сарай һәм йорт салганда төзелеш нормаларын белеп торырга. Әлегә сез күршегез белән тату яшисез, ди. Тик я ул, я сез – икегезнең берегез бакчагызны сатса, яңа хуҗа тавыш чыгармас дип, гарантия бирә аласызмы?

Шуңа күрә, бәлки кирәге чыгар дип, бакчада агач утырту, йорт салу нормативлары хакында кыскача гына әйтеп китик әле.
Алмагач, груша, чыршы, нарат кебек озын булып үсүче агачларны коймадан 4 метр читкә утырту хәерлерәк. Бу законда шулай каралган. Ә  биеклеге 10 метрдан артмаган балан, чия, слива кебек куакларны 2 метр ераклыкта утырту зарур.
Күп кенә бакчачылар, «болай да җир аз, утырма монда акыл өйрәтеп», дип, мине ачуланмасыннар, мин ничек тиеш – шуны яздым, үтәү-үтәмәү – сезнең эш. Әле бит бакчада йорт, мунча саласы, чәй эчәр өчен веранда яки беседка да куясы килә. Бәдрәфе дә кирәк. Йорт күршенекеннән зуррак, биегрәк тә булсын. Хәзер йорт салганда да үзгәрешләр бар. Анысы хакында күп язылды. Мин ызаннан күпме ераклыкта булырга тиешлеген генә искә төшерәм. Бу нормалар тагын да хәтәррәк. Белмим, закон чыгаручылар бу саннарны каян алып язганнардыр. 4 кенә сутыйлы бакчалар да булуын беләләрме икән алар – анысы миңа караңгы. Ә нормалар?.. Аларга карасаң, бакчада сарай гына салырга ярый кебек тоела. Үзегез исәпләп карагыз.
Әйтик, йорт белән күрше бакчасына кадәр ара иң кимендә 3 метр булырга тиеш. Ике як күршедән исәпләсәң, бу 5 метр чамасы чыга. Өйнең киңлеге иң кимендә 4 метр була да, була инде. Тәк, исәпләгез әле, бакча киңлеге ничә метр?
Тавык кетәклеген – 4 метрда, мунчаны ызаннан 3 метр ераклыкта да төзергә була, башка корылмалар белән койма арасы – 1 метр дип язылган мин укыган документта.
Кыскасы, хәзер халык бик башлы, судка йөрергә ярата. Дус-тату яшәр өчен, бакчагызда нәрсә дә булса утыртыр яки төзер алдыннан тагын бер мәртәбә нормаларга күз салып алу зыян итмәс.
Исемдә «күрше алмасы минем бакчага коела, агачын киссен» дип, бер әбинең кермәгән ишеге калмаган иде. Ә берсе «баскычын минем коймага терәп куя» дип күршесен каргый. Кемгәдер көлке, кемгәдер... 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев