Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Кәбестә үстерү серләре

Кәбестәдән мул уңыш алыр өчен әллә ни артык тырышлык кирәкми. Яхшы сортлы орлык чәчсәң, кәбестә күбәләге очкан чакта агуласаң һәм тиешенчә су сипсәң, мул уңышка өмет итәргә була. Кәбестә үрентесен бакчага утыртканда ул утыртыласы чокыр төбенә файдалы катнашма салырга кирәк. Ул катнашма түбәндәгечә әзерләнә: бер уч черемә, бер аш кашыгы...

Кәбестәдән мул уңыш алыр өчен әллә ни артык тырышлык кирәкми. Яхшы сортлы орлык чәчсәң, кәбестә күбәләге очкан чакта агуласаң һәм тиешенчә су сипсәң, мул уңышка өмет итәргә була.
Кәбестә үрентесен бакчага утыртканда ул утыртыласы чокыр төбенә файдалы катнашма салырга кирәк. Ул катнашма түбәндәгечә әзерләнә: бер уч черемә, бер аш кашыгы йомырка кабыгы (никадәр вакласаң, шул чаклы яхшырак) бер аш кашыгы көл, берәр балкашыгы суперфосфат һәм горчица порошогын марганцовкалы кайнар суда болгатып, чокыр төбенә кайнар килеш сибәргә. Суынгач, кәбестә үрентесен утыртырга һәм черемә белән мүлчәләргә.
Ике атнадан соң - азотлы ашлама (10 литр суга бер аш кашыгы ашлама исәбеннән), тагын ике атнадан суперфосфат (2 аш кашыгы суперфосфатны 20 литр суда эретергә) кертергә. Шулай ук, ике атна саен коровяк сибү дә кәбестә уңышын арттыра.
Ә инде корткыч бөҗәкләрдән котылыр өчен, түбәндәге катнашманы сибеп карагыз. 3 литр суга бер шешә валерианка, бер аш кашыгы сыек сабын салып болгатыгыз. Әзер төнәтмәне корткычлар зарарлаган кәбестәгә сибегез. Шуннан соң аны бөҗәкләр башка борчымас. Ә уңыш җыярга бер ай кала кәбестәне нашатырь спирты белән эшкәртәләр. Моның өчен бер шешә (40 гр) нашатырь спиртын 5 литр суга салып, ике кашык сыек сабын өстәп сибәләр.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X