Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Катран — аппетитны яхшырта, антибиотик үзлекләренә ия

Соңгы елларда кайбер бакчачылар керән урынына «катран» дип аталган яшелчә культурасы утырта башлады.

Гадәттә, керән бакчаны басып ала, ә катран бер урында гына үсә. Ә файдалы матдәләр ягыннан ул керәннән бер дә калышмый, хәтта тәмлерәк тә әле. 

Катран тамырларын чи килеш тә, консервалап та файдаланалар. Аларны төрле салатларга, соусларга өстәргә, помидор һәм кыярны тозлаганда кулланырга була. Яшь катран яфракларын яз көне салатларга өстәргә мөмкин. Анда В, С, РР витаминнары, төрле минераль матдәләр, эфир майлары, шикәр, аксымнар бар. Катран аппетитны яхшырта, шулай ук аны антибиотик һәм горчица буларак кулланалар. 

Катран орлыкларын яз көне апрель ахырында 1,5 сантиметр тирәнлектә утырталар. Катран үсентеләрен 6-8 сантиметр булгач кына сирәкләргә кирәк. Үсемлекләр арасын гадәттә 20-30 сантиметр калдыралар. Беренче ике айда ул бик акрын үскәнгә, чүп үләннәр басып китмәсен өчен чүбен еш утарга кирәк.

Катран тәрбиягә таләпчән түгел, салкынга чыдам, җирен йомшарткалап тору да җитә. Корткычлар һәм авырулары булса кәбестә авырулары белән көрәшкән кебек ысуллар кулланалар. Катран уңышын гадәттә 2-3 елдан октябрьдә җыялар.

Фото: freepik. com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев