Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Карлыганның файдасы күп

Аның җиләге В, Р, Е, А, С, К төркеменә караган витаминнарны, фосфор кислотасы, шикәр, тимер һәм калий туплаган, яфраклары исә магний, марганец, көмеш, кургаш, бакыр, эфир майларына бай.

Кара карлыган куагын иртә язда яисә октябрь башында утыртырга кирәк. Әгәр үз бакчагызда үскән сортлы карлыганны үрчетәсегез килсә, җәй көнендә бер яшь ботакны җиргә бөгеп, өстенә туфрак салып калдырыгыз. Ул шул җиргә күмелеп калган урыннан яңа тамырлар җибәреп үсеп китәчәк. Бер елдан аны аерып, яңа урынга күчереп утыртырга мөмкин булачак. 

Карлыганга чокырны зур һәм тирән итеп казыйбыз. Тамырларның озынлыгына тагын 30–35 сантиметр кушыгыз, төбенә ярты чиләк черемә, ярты чиләк уңдырышлы туфрак салып болгатырга. Куакны элек үскәненнән 10 сантиметр тирәнрәк итеп күмдерәбез. 

Яз көне утырткан куакларга атнага ике тапкыр су сибәргә кирәк. Беренче җәйдә яшь куаклар суга кытлык кичерергә тиеш түгел. Көз көне утырткан куакларга суны атнага бер сибәләр.

Карлыган ашлаганны ярата. Аның өчен иң яхшы ашлама — компост һәм тирес. Тиресне иртә язда ук кертергә кирәк, соңга калсаң, яфрагы күп, ә җимеше аз була. Карлыган кояшлы урынны ярата, артык куерып китмәс өчен һәр елны куакны сирәкләп кисеп торырга кирәк. Бер төптә яшь ботакларның иң юаннарыннан 4 не генә калдырып, калганнарын төптән үк секатор белән кисеп алабыз. 

Кайрысы каралып, куба башлаганнары — карт ботаклар. Аларны калдырмаска, чөнки бу ботакларны корткыч бөҗәкләр үз итә. 

Карлыган чәчәк атканда төбенә 3 литр суда 2 аш кашыгы крахмал эретелгән су сибәргә кирәк. 

Карлыганның файдасы 
Аның җимешләре теләсә нинди халәттә дә үзенең файдалы үзлекләрен саклап кала. Карлыган согын организмы хәлсезләнгән кешеләргә эчәргә киңәш итәләр. Карлыган кан басымын җайга салырга ярдәм итә, азканлылык, гастрит булганда файдасы зур. Көчле ютәл вакытында кара карлыганның суын сыгып, шикәр һәм бал белән болгатып эчәргә.

Ә карлыганның яфрагы җимешенә караганда да файдалырак. Аны төнәтеп эчәргә, тире авырулары булганда яфраклары төнәтмәсен ясап ванна керергә киңәш итәләр. 

Карлыган яфрагы яшелчәләр тозлаганда һәм маринадлаганда кулланыла. 

Шунысы да бар, карлыганда К витамины артык күп булганга күрә, тромбофлебит авыруы булганнарга аны ашау киңәш ителми. Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтләре, сары авыруы булганда бу җимештән тыелып тору яхшырак. 

Карлыган үстерүчеләргә
Карлыган куагы язын иртә уяна. Шунлыктан кар эреп бетүгә үк корыган ботакларны, куак эченә таба үсүче ботакларны кисегез. Һава җылынгач бер чиләк суда 100 грамм бакыр купоросын эретеп, куакларга сиптерегез. 

Кар эреп беткәнче өлгерсәгез, кайнар су сибәргә була. Бу — талпаннарга каршы яхшы чара. 

Кар эреп бетүгә, куаклар төбенә 15 грамм мочевина гранулалары сибеп, туфрак белән күмеп куегыз.

Фото freepik.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев