Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле...

Бакчаларыбызда «икенче икмәк» — бәрәңге үстергәндә өстәлебез беркайчан буш булмас.

Чөнки халкыбызның һәр милли ризыгы бәрәңгеле булу белән беррәттән, аны пешерәбез, кыздырабыз, измәсен дә ясыйбыз. 

Тик кызганыч, соңгы елларда күп кенә бакчаларда бәрәңге уңышы мактанырлык булмый. Югыйсә, яңаданяңа сортлар утыртабыз, эшкәртәбез дә, су да сибәбез... 

«Икенче икмәк»нең уңышын арттыру өчен берничә серне белү беркемгә дә комачауламас, минемчә. 

Беренчедән — орлык бәрәңгесен йогышсызландыру. Моның өчен сезгә берничә ысул тәкъдим итәбез.

1 ысул — әлеге дә баягы сарымсак төнәтмәсе. Бер килограмм сарымсакны 10 литр суга изеп салып, орлыкларга шул катнашманы сиптерү. 

2 ысул — йогышсызландыра да, тукландыра да. Биш грамм бакыр купоросы + 15 грамм бор кислотасы + 0,5 грамм марганцовканы 10 литр суда болгатып, утыртыласы бәрәңгеләрне эшкәртәбез. 

3 ысул — 60 грамм суперфосфат + 40 грамм мочевина + 5 грамм бакыр купоросы +1 грамм марганцовка + 10 грамм бор кислотасын да 10 литр суда эретеп сибәсе. 

Икенчедән, бәрәңгене ярырга кирәк икән. Аның да берничә ысулы бар: күзәнәкләрен барлап ярырга, бөтенләй кисеп бетермичә, бәрәңгене яртылаш кына кисәргә. 

Тагын бер сере — бәрәңге буразналарын төньяктан көньяк юнәлешкә таба утыртырга. Шул чакта кояш түтәлләрнең көндезгә кадәр көнчыгыш ягын, ә кичке якта көнбатыш ягын җылытачак. 

Бәрәңгегә дә су сибәргә кирәк. Сүз дә юк, бәрәңге кыяр түгел, аны көн саен түгел, җәй буена 1-3 тапкыр сугару җитә. Чәчәк ату һәм бөреләр барлыкка килү чорында эссе коры көннәрдә су сипсәгез, уңыш бермә-бер артачак. 

Тукландыргыч катнашмалар сибү
Уңыш арттыруның үзенчәлеге — сабагын сындыру. Атаклы рус бакчачысы Рихард Иванович Шредер бәрәңге чәчәк атканнан соң 14-20 көннән соң туфрактан 10- 15 см биеклектә сабакларын өзелеп чыкмаслык итеп сындырырга киңәш итә. Шәхсән монысын үзем сынап карарга кыюлыгым җитми. Ә галим әйтүенчә, сынган бәрәңге сабагына «менәсе» туклыклы матдәләр турыдан-туры бүлбеләргә китәчәк икән. 

Икеләтә уңыш җыю 
Бәрәңгене иртәрәк утыртырга һәм июнь ахырында сак кына казып, эре бәрәңгеләрен чүпләп, вакларын калдыру. Яхшы итеп су сипсәгез, бәрәңге биш-алты көндә яңарып китәчәк.

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев