Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Илһам Булатов: Тиздән барлык бакчачылык ширкәтләре дә суны исәпләү приборлары ярдәмендә куллана башлаячак

Бакчаларга суны 1 майда биргәннәр.

«Бакчага автобуслар 28 апрельдән йөри башлады бит! Җыен, карчык, киттек», — дип сикереп торды урыныннан Мансур абый. Хатыны Сәкинә борылып та өлгермәде, җир эшенә тансыклаган ире пыр тузынып киенә дә башлады. Алда аларны җиләк-җимешле һәм яшелчәле җәй көтә иде. 

Суга сусаган җир 
Яңа сезонда бакчачылык ширкәтләрендә нинди проблемалар хәл ителәчәк? Саф һавада ял итеп, үз җирендә яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә яратучыларны 2024 елның җәендә нәрсә көтә? Бу хакта Түбән Кама шәһәренең коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте рәисе Илһам Булатов сөйләде. Аның әйтүенчә, бакчаларга суны 1 майда биргәннәр: «Насос станцияләре шактый алдан әзер булса да, суны иртәрәк бирә алмадык, чөнки бүгенге көндә кайберәүләрнең өйләрендә краннар ачык яки бөтенләй сүтелгән хәлдә. Әгәр без шул хәлдә су биргән булсак, аларны өйләрен су басарга мөмкин иде», — дип аңлатты җитәкче. 

Шулай да, белгечләр быел җәй бик эссе булыр дип фаразлый. Түбән Камада суга интеккән ширкәтләр дә бар. Билгеле булганча, алар суны җәйнең иң кызу вакытында Кама елгасыннан ала. Әгәр яңгырлар тиешенчә яумаса, елга суы түбәнәя. «Узган елда ук инде сентябрьдә суны аннан суырта алмадык. Ләкин без берни дә эшли алмыйбыз, елгада су Идел елгасы башлангычындагы су өслеге дәрәҗәсенә карап көйләнелә. Бу хакта Казанга да, гадәттән тыш хәлләр министрлыгына да мөрәҗәгать иткән идек, әмма җавап булмады», — дип аңлатты Илһам Булатов. Шуңа да карамастан, былтыр «Корабельная роща» да су җыю башнясы торгызганнар, хәзер анда чиста су бар. Киләчәктә шундый ук корылманы «Төзелеш индустриясе» һәм «Энергетик-3» ширкәтләрендә дә урнаштырырга ниятлиләр. Җитәкче әйтүенчә, алар быел бакчаларга ярдәм итү өчен, ел саен акча бүлеп бирә торган республика программасына кушылырга җыеналар: «Ләкин анда эләгү бик авыр. Республикада булган барлык ширкәтләр дә бу программаның файдасын, аның аша акча алып, проблемаларны чишү мөмкинлеген аңладылар. Нәтиҗәдә, быел бик күп гариза бирелгән». 

Эссе вакыт 
Судан кала бакчаларда башка проблемалар да җитәрлек. Мәсәлән, ел саен яз килү белән ширкәтләрдә чүп-чар белән көрәш башлана. 1 апрельдән бакчалар буендагы барлык территорияләрне чистарта башлаганнар инде, бу эштә бакчачыларга «Бердәм заказчы дирекциясе» департаменты ярдәм итә. Һәрхәлдә, «Гринта» төбәк операторы закон буенча чүп-чарны үз вакытында чыгарырга тиеш. Яңа сезонда алар моны тиешенчә эшләячәкләр дип өметләнә бакчачылар. Аларның кайберләре чүпне факт буенча түгел, ә норматив таләп иткәнчә чыгару өчен кул куйган.

Тагын бер проблема — ширкәтләрдә янгыннар чыгу куркынычы. Әгәр дә яңгыр яумаса, чирәм кибеп, коры ботакларга ут кабырга мөмкин. Түбән Кама муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рамил Насыйбуллин хәбәр итүенчә, Түбән Камада 12 майга кадәр янгынга каршы махсус режим урнаштырылган. Былтыр безнең районда апрель һәм май айларының кызу көннәрендә 190 янгын чыккан, шуларда бер кеше һәлак булган. Янгынның төп сәбәбе — чүп-чар һәм коры ботакларга ут кабу, дип хәбәр ителә. «Шуңа күрә кыска вакыт эчендә территорияләрне коры ботаклардан һәм чүп-чардан чистарту эшләрен башкаруыгызны сорыйм», — дип мөрәҗәгать итте Рамил Насыйбуллин авыл җирлекләре башлыкларына һәм шәһәр-район оешмалары җитәкчеләренә. 

Быел Түбән Кама районында коры үлән янган бер очрак булды инде. Прости авылы янында басудагы коры үләнгә ут капкан, янгынның таралу мәйданы — бер гектар чамасы. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән.

Хәзерге вакытта Татарстан территориясендә үлән, чүп-чар яндыру, шулай ук урман участоклары белән чикләнгән ширкәтләрдә ачык утта һәм мангалларда ризык әзерләү тулысынча тыелган. Рамил Насыйбуллин көн саен патрульләр йөреп, хокук бозучыларга штраф салыначак дип кисәтте. 

Гражданнарга — 20 мең, вазифаи затларга — 60 мең, эшмәкәрләргә — 80 мең, юридик затларга — 800 мең сумга кадәр штраф каралган. 

«Түбән Кама районында тугыз ирекле янгын сүндерү командасы эшли. Аларның һәрберсенә тагын дүртәр кеше кирәк!» — дип йомгаклады сүзен Рамил Насыйбуллин. 

Яңалык сөйлим — тыңлагыз!
Илһам Булатов, тиздән барлык бакчачылык ширкәтләре дә суны исәпләү приборлары ярдәмендә куллана башлаячак, дип хәбәр итте. Шулай ук быел бакчачылар тулысынча «Локоло» цифрлы платформага күченергә тиеш икән. «Тагын бер тапкыр кабатлыйм, бу программа ярдәмендә теләсә кайсы бакчачы барлык проблемаларын телефон аша гына хәл итә алачак. Бу эшне күпкә җиңеләйтәчәк», — дип кисәтте җитәкче. 

Кәрәзле телефон аша интернетка чыга алмаган бакчачыларга нишләргә соң? Бу сорау белән без шулай ук Илһам Булатовка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә болай дип җавап кайтарды: «Без бу мәсьәлә турында күп уйладык. Аларның оныклары, балалары, күршеләре һәрхәлдә интернеттан бик җиңел файдалана ала. Ярдәм сорап, аларга мөрәҗәгать итсеннәр. Әгәр мөмкинлегегез булмаса, юридик адресыгыз буенча бакчачылык ширкәте бухгалтериясенә килегез, барысы да дөрес итеп аңлатылачак һәм теркәләчәк». 

Шулай ук ул әгъзалык взносларында яңа пунктлар көтелми дип хәбәр итте. Ут һәм су куллану өчен түләү генә үзгәрергә мөмкин, ләкин бу төгәл түгел. Әгәр нинди дә булса яңалык килеп чыкса, алар бакчачыларны җыеп, алдан хәбәр итәчәкләр.

Шәһәрдә күчемсез милек бәяләре күтәрелгәнгә, бакча участокларына бәяләр үсә икән. «Моңа карамастан, кешеләр үз бакчалары һәм җир участогы булу бик отышлы икәнен аңлады. Яшьләр хәзер хәтта ташландык участокларны да үзләренә рәсмиләштерәләр һәм нульдән торгызалар!» — дип сөйләде Илһам Булатов. 

Ландыш Сәярова 
Автор фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев