Июнь аена бакча эшләре
Июнь ае бакчачыларның урак өсте.
Быелгы еш яуган яңгырлардан соң түтәлләрне чүп үләннәреннән арындырырга, корткыч бөҗәкләрне юк итәргә кирәк.
Кишерне кышка саклау өчен иртә өлгергән, уртача өлгергән һәм хәтта соң өлгергән сортларны утырталар. Июньнең беренче яртысында тозлау һәм кышкы саклау өчен кәбестәнең соң өлгерешле сортларын утыртырга онытмагыз. Ташкабак һәм патиссонны да июнь башында утыртырга кирәк.
Өстәлдән яшь һәм сусыл яшеллек өзелмәсен өчен, июньдә кабат укроп һәм салат чәчәргә.
Июньнең икенче яртысында бәрәңгенең төбен өяргә кирәк. Үсентеләрнең яфрагы җиргә күмелеп калудан курыкмагыз. Чөнки ике-өч көннән туфрак астыннан көчле юан сабаклар төртеп чыгачак. Ә өелгән туфрак бәрәңге төпләрен җылытып торачак һәм тизрәк үстерәчәк.
Чөгендерне сирәкләргә онытмагыз. Тамыразык эре һәм сәламәт булып үссен өчен, үсентеләр арасында кимендә 4 см ара калырга тиеш. Сирәкләүне кичен болытлы көнне башкарыгыз.
Июньдә органик азотлы ашламалар: тавык тизәге, үлән яки чүпрә төнәтмәсе кулланалар. Ай азагында азот белән тукландыруны кабатлыйлар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев