Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Язынмы, көзенме?

Кайбер бакчачылар кишерне, суган һәм кайбер башка яшелчәләрне көздән утыртып калдыра.


Кайбер бакчачылар кишерне, суган һәм кайбер башка яшелчәләрне көздән утыртып калдыра. Болай эшләүнең уңай һәм тискәре яклары бар. 

Көздән чәчеп калдырган очракта язын эшләр җиңеләя, уңыш та бер-ике атнага иртәрәк җыела. Тискәре яклары: кышкы салкында үсемлекләр һәлак булырга мөмкин. Язын явым-төшем күп булып, су басса да, тишелеп чыккан яшелчәләр үсеп китә алмый, чериячәк.

Көзен яшелчәләрне утыртыр алдыннан туфракка ашлама кертергә һәм җирне яхшылап казырга кирәк. Көннәр озакка салкынайтып җибәрсә дә куркырга кирәкми. Көзге чәчүләр өчен нуль градустан алып 2-3 градус җылы булу җитә.

Көзге үсемлекләр өчен язын су җыелып тормый торган урын сайлагыз. Көздән нәркис, лалә, крокус, пион, ирислар, флоксларны утыртып калдырырга була. 

Көзен утырта торган агачлардан слива, груша һәм алмагачны атарга була. Көз көне утыртканда алар үз урынына ияләшеп, тамыр системасын ныгытып кала. Күп итеп су сибүне яки тәрбияләүне дә таләп итми. Агачларны алдан яхшылап әзерләнгән туфракка утыртырга кирәк. Ашлама керткәндә аны алдагы җиде елга исәпләп салырга онытмагыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев